Бөгелмә авазы

Кеше ни өчен теш табибыннан курка?

Синең авызыңа төбәлгән дәһшәтле карашын күрсәтмәс өчен маңгаена көзгесен беркеткән, синең дер калтырап утырганыңнан көләсе килүен яшерү өчен битлек киеп куйган, кулында - нәзек кенә бораулы миниатюр дрель, янәшәдә генә ак цемент әзерләү өчен нәни мастерогы ята. Ә тагын әллә һава белән, әллә су белән "атып җибәрәсен" алдан чамалап та...

 

Синең авызыңа төбәлгән дәһшәтле карашын күрсәтмәс өчен маңгаена көзгесен беркеткән, синең дер калтырап утырганыңнан көләсе килүен яшерү өчен битлек киеп куйган, кулында - нәзек кенә бораулы миниатюр дрель, янәшәдә генә ак цемент әзерләү өчен нәни мастерогы ята. Ә тагын әллә һава белән, әллә су белән "атып җибәрәсен" алдан чамалап та белеп булмый торган пистолет бар. Өстәвенә, авызыңда - синең сабырлыкның соңгы тамчыларын да суырып ала торган шланг... У-ухх!!! Баш миенең иң тирән төпкелендәге нейроннарга кадәр үтеп кереп, хәтта бәгырьне куыра торган авазларны тыңлый-тыңлый, электрга тоташтырылган урындыкта утырасың инде шулай ни үле, ни тере булып...

Ә менә Бөгелмә үзәк район хастаханәсе стоматология поликлиникасы баш табибы Ренат Җиһаншин теш табибына йөрүнең бер куркынычы да булмас иде дип саный, әгәр... Әгәр кеше баштан ук тешләренә, авыз куышлыгын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирсә.- Күп кеше өчен авыз куышлыгы авыруларын профилактикалау теш пастасы, щёткасы һәм теш казыгыч белән чикләнә. Сүз дә юк, бик мөһим нәрсәләр, - ди Ренат Рамил улы. - Әмма кеше тешләрен сәламәт дип санаганда, бер зары булмаган- да да табибка күренеп торырга тиеш. Балаларны бигрәк тә яратабыз, чөнки сөт тешләрен никадәр озаграк саклый алсаң, киләчәк өчен дә ул шуның кадәр яхшырак. Балалар стоматологтан курыкмасын өчен, мәсәлән: "Синең тешең үпкәләгән, шуңа каралып чыккан, әйдә бизәп-буяп куябыз үзен", - дияргә мөмкин. Стоматология поликлиникасы табибы карамагында хәзер төрле төстәге герметиклар (пломба) бар. Кызларга - җемелдәп торган алсу төслеләре, малайларга - зәңгәр я кояш төсле сарылары... Ә тиздән биредә яшь пациентлар өчен гигиена бүлмәсе эшли башлаячак. Шәфкать туташлары, уен уйнагандай итеп, аларны теш чистартырга өйрәтә. Ә аннары, серләренә төшенеп алгач, балалар үзләре, тешләрен чистартып күрсәтеп, "имтихан тапшырачаклар". Табиб янына кергәнче, мондый гигиена бүлмәсенә олылар да кереп чыга ала. - Авырту мәсьәләсенә килгәндә, - дип сүзен дәвам итә Р. Җиһаншин, - без бит бер тапкыр гына кулланыла торган бик нәзек энәле шприцлар кулланабыз. Хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торган анастетикларның беркемгә - балаларга, олыларга, хәтта йөкле ханымнарга, яисә йөрәк авырулы, шикәр диабетлы кешеләргә дә зыяны юк. Һәрбер чирне башлангыч чорында дәвалау отышлы һәм нәтиҗәле. Теш табибына баруны да кичектереп йөрүдән файда юк. Хәзер инде элекке заманнардагы кебек озын-озак чиратлар торасы да юк. Стоматология поликлиникасында электрон регистратура эшли. Компьютер, кәрәзле телефон, поликлиника холлындагы терминал аша үзең теләгән белгечкә үзең өчен уңайлы көнгә, сәгатькә талон алырга мөмкин. Телефоннан шылтыратып та язылып куярга була. Истә тотыгыз, теш табибы белән дус булсагыз, елмаюыгыз да сөйкемлерәк булыр!
Әңгәмәдәш - Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: