Бөгелмә авазы

Кеше атып үтергән инвалидка закон маддәсенең иң түбән җәзасы бирелде

Чирмешән районында кеше үтерүләр элек тә булгалый иде, ләкин алар күбрәк көнкүрештә, исерек килеш эшләнде. Конкрет торак пункттан читтә алар белән кызыксынучылар аз була, ләкин инвалид Евгений Башаринга бәйле җинаять җәмгыятьтә киң яңгыраш тапты, чөнки районда яшәүчеләрнең күбесе җинаятьчене дә, зыян күрүчене дә яхшы беләләр. Гаепләнечүне бу җинаятькә нәрсә этәргән,...

Чирмешән районында кеше үтерүләр элек тә булгалый иде, ләкин алар күбрәк көнкүрештә, исерек килеш эшләнде. Конкрет торак пункттан читтә алар белән кызыксынучылар аз була, ләкин инвалид Евгений Башаринга бәйле җинаять җәмгыятьтә киң яңгыраш тапты, чөнки районда яшәүчеләрнең күбесе җинаятьчене дә, зыян күрүчене дә яхшы беләләр. Гаепләнечүне бу җинаятькә нәрсә этәргән, инде шактый өлкән яшьтәге инвалид ни сәбәптән шундый гамәл кылган?

"Безнең Чирмешән" газетасына район суды рәисе Раиф Сәйфетдинов шул хакта аңлатып язган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Евгений Башарин белән Антон Хитарян арасында низаг инде берничә ел элек барлыкка килә. Эш шунда: гаепләнүче үз гаражында машиналарны ремонтлау белән шөгыльләнә, аңа Урта Азиядән килгән берничә ир-ат та булыша. Хитарян үз машинасын бирегә ремонтларга алып килгәли, ләкин эш өчен түләргә теләми. Билгеле, бу Башаринга ошамый, шуннан алар арасында тавыш чыга. Беркөнне Хитарян автосервис хуҗасын кыйнап ташлый. Башарин хокук саклау органнарына, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Тикшерү барышында Хитарян гаепләүдән баш тартса, Башаринны тынычлыкта калдырырга вәгъдә бирә. Башарин моңа ышана, ул гаризасын кире ала һәм ике якның да килешүен искә алып, бу суд эше туктатыла. Әмма шуннан соң да Хитарян сүзендә тормый, машинасын бушлай ремонтлаттыруны таләп итүеннән туктамый.

Бер көнне ул иртүк дусты белән автосервиска килә, эшчеләрне торгыза һәм машинаны төзәтү турында сүз кузгата. Бу хакта белеп, Башарин өеннән мылтык ала, биш патрон белән кора һәм гаражга чыга. Мылтыкны чакырылмаган кунак ягына турылап, гараждан чыгып китүен таләп итә. Ә Хитарян бу сүзләрне чынга алмый. Шул вакыт Башарин 2 тапкыр атып җибәрә, Антон Хитарян шул урында җан бирә.

Билгеле, монда үз-үзеңне саклау зарурлыгы булган дип әйтә алмыйбыз, чөнки бу вакытта Е.Башаринның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамаган. Шуңа күрә аның гамәлләре аңлы рәвештә үтерү дип бәяләнде, закон маддәсе 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирүне күздә тота. Ләкин гаепне йомшартырлык шартларның булуын исәпкә алып (зыян күрүчеләрнең үз-үзен законга сыймаган рәвештә тотышы, гаепләнүченең хокук саклау органнарына үзе килеп хәбәр итүе, кылган гамәленә үкенүе, олы яшьтә булуы), район суды Евгений Башаринга карата әлеге маддәдә күздә тотылганнан иң түбән - гомуми режимдагы колониядә 4 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын бирү турында хөкем карары чыгарды.

Татарстан Республикасы Югары Суды әлеге карарны үзгәрешсез калдырды.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: