Бөгелмә авазы

Кемдер сөттән май ала, кемдер майга... сөт куша

Азык сәнәгатендә пальма маеның күпләп кулланыла башлавы яңалык түгел. Бигрәк тә сөт продукцияләре җитештерүчеләр файда күрә аңардан. Әмма составында пальма мае булган сөт, сыр ризыкларының сәүдә нокталарында күпләп арта баруы халыкта ризасызлык тудырды. Әйткәндәй, совет чорында пальмадан сыгып алынган майны, нигездә, сабын җитештерүдә генә кулланган булганнар. Узган гасырның туксанынчы елларыннан...


Азык сәнәгатендә пальма маеның күпләп кулланыла башлавы яңалык түгел. Бигрәк тә сөт продукцияләре җитештерүчеләр файда күрә аңардан. Әмма составында пальма мае булган сөт, сыр ризыкларының сәүдә нокталарында күпләп арта баруы халыкта ризасызлык тудырды. Әйткәндәй, совет чорында пальмадан сыгып алынган майны, нигездә, сабын җитештерүдә генә кулланган булганнар. Узган гасырның туксанынчы елларыннан соң русиялеләр өчен аңа кадәр бөтенләй ят ингредиентны азык сәнәгате файдалана башлады. Эш шунда: тропик агач мае бик арзан һәм ул яңа Русиянең бары тик капитал туплау белән шөгыльләнүче байларына җитештерелгән продукцияләренең үзкыйм­мәтен киметүгә юл ачты.


Күптән түгел русиялеләр белән "туры элемтә" вакытында ил Президенты Владимир Путин әлеге проблемага кагылышлы сорауга үз фикерен белдерде. "Пальма маена акциз кертү турында сүз алып барырга мөмкин. Әмма мондый карар туклану продукт­ларына бәяләрнең күтәрелүенә китерүе ихтимал. Альтернатива - җитештерүчеләрне үзләре­нең продукцияләре составында пальма мае булуы турында мәгълүмат бирергә мәҗбүр итү", - диде Владимир Владимирович.

Белгечләр фикеренчә, әлеге вакытта илнең сәүдә нокталарындагы сырның 30-40 проценты - фальсификат. Аң­лаешлырак итеп әйткәндә, җитештерүчеләр продук­ция­ләренә сөт урынына пальма маен куша. Сыр яисә эремчек эшләүдә пальма маен куллану, әлбәттә, арзанга төшә. Әмма мондый очракта ул һич тә натураль була алмый. Димәк, алар сатып алучыга сыр һәм эремчек дип түгел, "сыр продукты", "эремчек продукты" дип тәкъдим ителергә тиеш. Пальма мае кушып эшләнгән продукциянең зыяны бармы? Ни сәбәпле аны куллануга чик куелмый? Башкортстанда җитештерелүче сөт продукт­ларында бармы ул? Түбәндә тәкъдим ителгән журналист тикшерүе шул хакта.

Кибеттә сатып алучылар, нигездә, продукциянең саклану вакытына гына игътибар итә. Теге яки бу ризыкның составында нәрсәләр булуы белән артык кызыксынмыйбыз да. Пальма мае белән дә проблема шуннан башланды. Әлеге ингредиент кушылган сөт, сыр ризыкларын мактый-мактый алабыз. Әйткәндәй, нәкъ пальма мае кушып пешерелгән кондитер ризык­ларының товар йөзе матуррак, тәме үзенчәлеклерәк була. Ихтыяҗ булгач, пальма маен да илгә күпләп кайтара башладылар. Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, мәсәлән, 2014 елда Русия 706 мең тонна шушы тропик агач маен импортлаган. Бу - яңа туган сабыйларны да исәпкә алып, илдә һәркем елына уртача 4,8 килограмм экзотик май ашый дигән сүз. "Росстат" әзерләгән белешмә былтыр Русиянең пальма мае импортын 25,8 процентка арттыруын күрсәтә, ягъни 890 мең тоннага җиткән. Димәк, былтыр җан башына алтышар килограмм төшкән.

Саннар телендә.

Дөньяда пальма маен куллану буенча Малайзия рекорд куя. Биредә һәркемгә елына уртача 36 килограмм туры килә. Иң аз кулланучылар исемлегендә АКШ беренче урында - җан башына нибары 3,6 килограмм. Кем-кем, америкалылар аны чикле куллангач, уйланырга урын бар.



Пальма маеның кеше организмы өчен зыянлымы, түгелме икәнен ачыклаганчы шундый саннарга игътибар итик. Алар рәсми чыганаклардан алынды. "Росстат" соңгы айларда илдә сыр җитештерүнең 33 процентка артуын хәбәр итә. Шул ук вакытта, Русиядә сөт җитештерү шушы чорда ике процентка кимегән. Сөт кимегәндә сыр җитештерү күләменең артуына ышанасы килми. Ни дисәң дә, алдан тупланган чимал юк. Сөт интервенциясе оештыру турындагы хәбәрләр дә әлегә кәгазьдә генә кала.

Югарыда телгә алынган очрашуда Владимир Путин Хөкүмәткә азык сәнәгате продукцияләре составында үсемлек майларын, шул исәптән тропик агач майларын, сатып алучыга күрсәтүне оештыру буенча чаралар күрергә кушты. Бер үк вакытта пальма маена акцизлар куллану мәсьәләсе дә көн кадагында тора. Ил башлыгы, продукция составында әлеге азыкта пальма мае кулланылганы күрсәтелү мотлак булырга тиеш, дип белдерде. Русиянең сөтчелек тармагы вәкилләре дә аерым җитештерүчеләрнең сөт мае урынына пальма маен куллануларына зур ризасызлык белдерә.
Шунысы да игътибарга лаек: Монополиягә каршы федераль көрәш хезмәте вәкиле Анна Мирочиненко күптән түгел азык-төлек хәвефсез­легенең чисталыгын тәэмин итүче норматив-хокукый актлар бар, шуңа күрә пальма маена акцизлар кертүдән тыелып торырга да була, дигән фикер әйтте. Әмма Русия Хөкүмәте икенчерәк уйлый: акцизлар куллану илгә пальма мае кертүне киметәчәк һәм бер үк вакытта казнага өстәмә керем кертәчәк. Иң мөһиме - русиялеләр сәламәтлек өчен зыянлы ризыклар куллануны киметәчәк.

Сәламәтлек дигәннән, "Роспотребнадзор" пальма маеның симерүгә китерүе белән килешми. Ведомство башлыгы Анна Попова, тропик майны аз күләмдә кулланган очракта аның кеше сәламәтлегенә зыяны юк, дип белдерде. Әйтергә кирәк, Русиядә пальма маеның сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыянлы булуын ачыклаган тикшеренү-эзләнү нәтиҗәләре юк дәрәҗәсендә. Ихтимал, "пальма мае" проблемалары күбрәк үзебезнең җитештерүчеләрне һәм экологик яктан чиста продукция өчен көрәшүчеләрне кызыксындыра торгандыр. Арзан тропик май куллану, билгеле, көндәшлек шартларында отышлырак кала.

Аңлашыла ки, бу очракта Русиянең Май-сөт җитештерүчеләр ассоциациясе дә бәхәсләрдән читтә кала алмый. Тропик майга акциз күтәрелгән очракта, бәяләр дә "ычкыначак". Ассоциация вәкиле, яңа акцизлар кертелгән очракта, маргарин хакы - 20, эремчек продукциясе - 7, сырлар, вафли һәм кәнфитләр 6 процентка артачак, диде. Пальма мае хакының 30 проценты күләмендә акциз кертү, үз чиратында, икмәктән алып барлык сөт, кондитер ризыклары бәясе күтәрелүгә китерәчәк, дигән шөбһә дә белдерә алар.

Димәк, әлегә аерым азык-төлек ризыкларында пальма мае да булуын берәү дә инкарь итми. Бөтен мәсьәлә - җитештерүчеләрнең бу "сер"не сатып алучыларга ачарга теләмәвендә. Әгәр ул һәр продукциядә күрсәтелсә, сатып алучы кайсысына өстенлек бирергә кирәклеген үзе хәл итәчәк.

Олег Төхвәтуллин.

http://kiziltan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: