Бөгелмә авазы

Күңелләр хушланды

"Ветеринария көне" һәм "Өлкән яшьтәгеләр көне" бәйрәмнәрен матур итеп оештырганнары һәм уздырганнары өчен "Бөгелмә район ветеринария берләшмәсе" дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы Ренат Госман улы Резвановка һәм баш хисапчы Марина Александровна Матвеевага пенсионерлар исеменнән чиксез рәхмәт белдерәбез. Безне, пенсионерларны, ишек төбендә үк каршы алдылар, һәркайсыбыздан исәнлек-саулык турында һәм хәл-әхвәлләрне сораштылар. Матур...

"Ветеринария көне" һәм "Өлкән яшьтәгеләр көне" бәйрәмнәрен матур итеп оештырганнары һәм уздырганнары өчен "Бөгелмә район ветеринария берләшмәсе" дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы Ренат Госман улы Резвановка һәм баш хисапчы Марина Александровна Матвеевага пенсионерлар исеменнән чиксез рәхмәт белдерәбез.
Безне, пенсионерларны, ишек төбендә үк каршы алдылар, һәркайсыбыздан исәнлек-саулык турында һәм хәл-әхвәлләрне сораштылар. Матур итеп бәйрәм табыны әзерләгәннәр иде, өстәвенә, финанс шартлары шундый катлаулы заманда да мөмкинлек табып, азык-төлек тупланмалары салынган пакетлар да бирделәр. Бәйрәмгә килә алмаган пенсионерларны да игътибарсыз калдырмадылар, аларның өйләренә барып котладылар, күчтәнәчле пакетларны тараттылар.
Сезнең тырышлыкка күрә, бәйрәм бик оешкан төстә, югары дәрәҗәдә узды, онытылмас шатлыклы тәэсирләр калдырды. Чын күңелдән зур рәхмәт үзегезгә! Шундый кешелекле, җаваплы җитәкчеләр һәм белгечләр күбрәк булсын иде!
Ихтирам белән,
ветеринария тармагы пенсионерлары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: