Бөгелмә авазы

Күңелле сәяхәт: Карабашта кунакта

Карабаш бистәсе белән Туймазы арасы – 70 чакрымнан артык юл.

Шулай булуга карамастан, ерак араларны якын итеп, ут-күршеләребез Башкортстаннан Татарстанга сәфәр кылдылар. Туймазы шәһәренең  “Илһам”  төбәкара әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Карабаш бистәсендә тәүге тапкыр. Берләшмәне Нурия Вәлиәхмәтова җитәкли. Әлеге сәяхәт иҗатта булган казанышлар турында сөйләү белән генә чикләнеп калмады. Очрашу Карабаш бистәсе белән танышудан башланды. Кунаклар Каравыл тавына менде. Данлыклы Карабаш “диңгезе”нең ярларында саф һава сулады, “Фазыл чишмәс”нең суын татыды, ә соңыннан  Һади Атласи исемендәге халык музей- китапханәсе белән таныштылар. Ә кичке якта каләмдәшләр түгәрәк өстәл артына җыелып, һәрберсе үз иҗаты белән таныштырды.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ  

Автор фотолары                  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: