Бөгелмә авазы

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты 2019 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында хәбәр итә.

Президент каршындагы стратегик үсеш Советы кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын раслады. Әлеге чаралар эшмәкәр буларак теркәлүне һәм исәп-хисап эшен гадиләштерүне, яңа ташламалар алуны, шулай ук муниципаль милеккә һәм дәүләт заказларына керү мөмкинлеген киңәйтүне үз эченә ала. Барлык чаралар да 2018-2024 елларда гамәлгә ашырылыр дип көтелә.

Теркәлү һәм исәп-хисап

Кече бизнеска исәп-хисап счеты ачканда банк биргән адресны юридик адрес сыйфатында куллану мөмкинлеге биреләчәк. Шулай ук КУЭ субъектларына караган компанияләр почта элемтәсе бүлеге биргән адресны да юридик адрес сыйфатында куллана алачаклар. Федераль законны 2020 елның 1 гыйнварына кадәр кабул итү планлаштырыла.

Гадиләштерелгән система нигезендә салым түләүче оешмалар һәм шәхси эшмәләрләр онлайн-касса кулланган очракта салым декларацияләрен тапшыру бурычларыннан азат ителәчәк. Салым хезмәткәрләре тапшырыла торган документларны фискаль мәгълүматлар операторы аша мөстәкыйль рәвештә ала алачак. Әлеге яңалык 2020 елның 17 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Мөлкәтне ташламалы арендалау

Файдаланылмый торган яки нәтиҗәле файдаланылмый торган дәүләт һәм муниципаль милек КУЭ субъектларына ташламалы шартларда арендага тапшырылачак. Мондый мөлкәт исемлеге инвентаризация нәтиҗәләре буенча төзеләчәк һәм тулыландырылачак. Тиешле закон проекты 2021 елның 1 декабреннән гамәлгә керәчәк.

Моннан тыш, якын арада кече һәм урта бизнес вәкилләре күпфункцияле үзәк һәм КУЭ бизнес-навигаторы порталы аша ташламалы шартларда күчемсез милекне арендага ала алачак. Шул ук вакытта кече бизнеска арендага бирү өчен тәкъдим ителә торган мөлкәт күләме 2024 елга файдаланылмый торган күчемсез милек һәм җир кишәрлекләре исәбенә 25% тан да ким булмаячак.

Банк счетларын иминиятләштерү

2019 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 3 августында кабул ителгән 322-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә, ул махсус реестрга кертелгән кече предприятиеләрнең банк кертемнәрен, кече бизнес счетларын иминиятләштерергә мөмкинлек бирә. Банк белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан очракта, кече предприятиеләр үзләренең счетларында һәм вкладларында булган акчаларның бер өлешен кире алачак.

Иминият акчаларының максималь күләме 1,4 млн сумны тәшкил итә. Кертемнәрне иминиятләштерү системасы бары тик кече предприятиеләргә караган оешмаларга һәм микробизнеска кагыла. Урта бизнеска әлеге закон кагылмаячак.

Сатып алуларда катнашу

2020 елга кече бизнес катнашындагы сатып алу заказлары күләме 18% ка артыр дип көтелә. Шул ук вакытта 2019 елның 1 февраленнән кече бизнес вәкилләреннән товар сатып алу өчен факторинг механизмнары гамәлгә керәчәк. Ягъни, эшмәкәр сатылган товарлар өчен түләүне заказ бирүчедән түгел, ә сатып алуларны финанслаучы банктан ала алачак.

Шулай ук заказчыларның түләү дисциплинасын катгыйландыру максатларында, РФ Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертеләчәк, алар заказ бирүчеләргә салына торган штрафлар исемлеген тагы да киңәйтәчәк. 2020 елның 4 маеннан башлап заказ бирүчеләр КУЭ субъектлары белән төзелгән килешү нигезендә түләү срокларын бозган өчен җаваплылыкка тартылачак.

Ташламалы кредитлар

2024 елга “КУЭ секторында франшиз куллануны киңәйтү” программасы гамәлгә ашырылачак. Программа кысаларында кече бизнеска франшиз сатып алуга ташламалы микрозаймнар бирү күздә тотыла.

2020 елның 1 октябреннән шәһәр яки авыл җирлекләрендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә бирелә торган микрозаймнар субсидияләнәчәк.

2022 елның 1 июненнән КУЭ субъектларына бирелүче лизинг ставкасы 8% кадәр киметеләчәк.

Үзмәшгуль гражданнар

2019 елның 1 мартыннан РФ НК кысаларында үзмәшгуль гражданнар өчен салым салуның яңа режимы билгеләнәчәк. Үзмәшгульләр хисап тапшырмаячак һәм взнослар түләмәячәк. Шул ук вакытта алар Федераль налог хезмәте инспекциясенә махсус мобиль кушымта ярдәмендә барлык сату һәм хезмәт күрсәтү турында хәбәр итәчәк. 2019 елның 1 сентябреннән үзмәшгуль статусына ия булмаган, шул ук вакытта  эшчәнлек алып барган өчен штрафлар кертеләчәк. Үзмәшгульләр кече эшмәкәрлек субъектларына кертеләчәк. Салым һәм иминият взнослары урынына алар бердәм налог түләячәк. Түләү күләме еллык керемнең 4% тәшкил итә. Бу суммага медицина иминияте взнослары керәчәк. Россия Пенсия фондына взнослар ирекле рәвештә түләнәчәк. Пенсия фондына взнос түләмичә үзмәшгульлек пенсия яшенә җиткәндә база (минималь) пенсиясенә генә исәп тота ала. Үзмәшгуль пенсия взносларын түләргә карар итсә, түләүнең гомуми күләме керемнең 6% ын тәшкил итәчәк.

NB Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасы кысаларында 2019 елга 111,8 млрд. сум күләмендә дәүләт ярдәме каралган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: