Бөгелмә авазы

Кәбисә елы: миф һәм чынбарлык

2016 ел - кәбисә елы. Аның белән бәйле хорафатларга ышаныргамы, юкмы?

Яңа гына танышып, матур гына очрашып йөри башлаган танышларымны очраттым бер көнне. Өйләнешергә җыенганнар болар. Башта җәйгә генә план корган парлардан серле елмаеп, ашыгуларының сәбәбен сорадым, "Бәби көтмибез, кәбисә елы башланганчы никахлашып калырга ашыгабыз!" - дип көлә-көлә җавап бирделәр.

Чыннан да, менә-менә аяк басарга торган 2016 ел кәбисә елы бит, димәк бер көнгә артык эшләп, бер тәүлеккә озаграк яшәячәкбез, Алла бирса! Хорафатларны да читкә куеп булса...

Кәбисә елы булып килүче Маймыл елына аяк басканда (баксаң, Маймыл елы, аңа ияреп Күсе һәм Аҗдаһа да һәрвакыт 366 көн белән килә икән) моңа бәйле хорафатларны барлап, аның дөреслеккә туры киләме-юкмы икәнен ачыкларга булдым. Халыкта дүрт елга бер килә торган Кәбисәгә сагаеп карау хас нәрсә, анысы хак. Ләкин болар ни дәрәҗәдә урынлы соң?

БЕРЕНЧЕ МИФ: яңа башлангыч - уңышсызлыкка

Кәбисә елында киң таралган беренче гыйбарә ни дә булса башлауга бәйле. Кемдер бу елны өй, мунча салырга, яңа эш башларга, зур әйберләр сатып алырга ярамый дип саный. Астрологлар да монда дөреслек барлыгын кисәтә, чөнки кәбисә елы дүртъеллык астрологик циклның башы булып тора һәм уйламыйча эшләнгән эш уңышсызлыкка китерә икән.

Әгәр дә игътибар итсәгез, җәмәгать, бу юлларда дөреслеккә туры килгән урынны үзегез дә табарсыз: җиренә җиткереп уйланылмаган эшнең азагы кайчан гына башласаң да хәерле була аламы?

Ә менә үткәнгә борылып карасаң, республикабыз һәм районыбызда узган кәбисә еллары начар булмаган. Мисал өчен, Татарстанда Гаилә елы буларак узган 2008 елда республиканың 12 спортчысы Пекинда узган Олимпия уеннарында катнашып, шуларның 7 се җиңү белән кайткан. Республикада тарихи-мәдәни мирас елы буларак узган 2012 ел тотрыклы икътисади-социаль үсеш, ике тапкыр пенсияләрнең артуы белән тарихка кереп калган. Шулай булгач, беренче хорафатның бары тик миф икәненә, алдагы кибисәләр бөтенләй үк начар булмаган дигән фикергә ышанырга урын бар.

ИКЕНЧЕ МИФ: алыштыру ярамый

Тагын бер таралган мифларның берсе 366 көнлек елда бер әйберне дә алыштырырга ярамау белән бәйле. Янәсе, үзгәрешләр перспективасыз булачак. Хорафатларга ышанучы кешеләр кәбисә елында торак, эш урынын, хәтта чәч төсен яки прическасын да алыштырырга яратмый. Сынамышларга ышансаң, бу елны партнерлар алыштыру яки аерылышу да "катгый" тыелган. Шулай да ир белән хатынга аерылышу котылгысыз булганда, әлеге процесс зыянсыз узсын өчен нишләргә кирәклеге Интернет челтәрендә тәфсилләп язылган. Ялгыз калган кеше тастымал алып чиркәүгә барырга, "әфсен" укып аны шунда җыештыручыларга чүпрәк итеп биреп калдырырга тиеш, янәсе...

Хорафатлар - хорафатлар белән, шулай да аларга ышанмыйча яңа тормыш башлаган әлмәтлеләр булган узган елларда. 2008 елда 870 пар әлмәтле аерылышкан, 2012 елда 808 пар гаилә учагын сүндергән. Һәрхәлдә, аерылганны аю, бүленгәнне бүре ашар дигәндәй, аларның һәркайсы үз хәлләрен үзләре генә белгәндер инде.

Ә менә эш урыны алыштыруга килгәндә, бусында күпләребез шаһит булган очрак алдагы юраманы бетерә дә куя. Озак еллар "Луч" телекомпаниясендә корреспондент, "Город: день за днем" тапшыруы алып баручысы Лира Сәхапова кәбисә елында эш урынын алыштыра. Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе булып ике елдан артык эшләгән Лира бүген ТНВ каналында рус телендә чыгып килүче "Татарстан яңалыклары" тапшыруының алып баручысы. Әлмәт Советы һәм башкарма комитеты, "Татнефть" ААҖ Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, күпсанлы һөнәри бәйгеләр җиңүчесе булган каләмдәшебез өчен кәбисә елы - зур уңышларга юл күрсәтүче трамплин булган.

ӨЧЕНЧЕ МИФ: өйләнешү - бәхетсезлеккә

Кәбисә елында өйләнешергә ярамый дигән сынамыш никахның уңышсызлыкка очравын фаразлый. Шуңа ышанып ашыга-ашыга ЗАГСка гариза бирүчеләр күп булса да, хорафатларга каршы мәхәббәт "сугышы"нда икенчесе җиңүе табигый хәл анысы. Шуңа да 2008 кәбисә елында Әлмәт районында 1593 пар никахлашкан булса, 2012 дә 1726 гашыйк язылышкан.

Кәбисә дип тормаган, ул елларда туган сабыйлар саны да шаккатырлык: 2008 елда 2482 бала (шуларның 12 пары - игезәкләр) 2012 елда 3162 кадәр күтәрелеп (игез балалар - 32 пар!), табигый үсеш 836 әлмәтлене тәшкил иткән. Шулай итеп демографик үсешнең мөһим күрсәткече булган әлеге пункт үзенең пигына нәкъ менә кәбисә елында җиткән.

ДҮРТЕНЧЕ МИФ: гөмбә җыяргамы?

Күпсанлы хорафатлар арасында гөмбә яратучыларның кәефен кырган әлеге сынамыш, мөгаен, азмы-күпме дөреслеккә туры килүче бердәнбередер. Баксаң, гөмбәлек дүрт елга бер "яңадан туа" икән, шуңа күрә бу чорда гөмбә ашап агулану ихтималы да арта. Әлбәттә, белми җыйган яки әзерләгән бу табигать хикмәте белән теләсә кайсы елны да хастаханәгә эләгергә, яисә гомерең белән хушлашырга була.

366 санының килеп чыгу тарихы

Татар юрап китерә, дигәндәй, кәбисә елына бәйле теге яки бу сынамышлар һәм юраулар бары тик халык авыз иҗаты гына икәнен дәлилли торган тагын бер нәрсә бар. Анысы кәбисә елының барлыкка килүенә нигезләнгән. Юлиан һәм григориан календарьләре барлыгы барыбызга да мәгълүм. Юлиан календаре григорианга алмашка килеп, кулланышка Рим императоры Юлий Цезарь тарафыннан кертелә. Элеккегесе катлаулы булу сәбәпле, император реформа уздыра һәм ул елны кояш активлыгына карап көннәр һәм айларга бүлә. Юлиан календаре буенча елның озынлыгы 365 көн һәм 6 сәгать тәшкил итә, бу кояш елыннан 11 минут һәм 14 секундка озынрак. Кояш елын "тутыру" максатыннан кәбисә елы кертелә дә инде.

Күргәнегезчә, кәбисә елы гап-гади кеше тарафыннан уйлап чыгарылган, монда бернинди мистика да, дини юрауга да нигез юк.

- Мөселман кешесендә Алалһы Тәгаләгә, тәкъдиргә ышану бар. Халык әйткәнчә, язмыштан узмыш юк, диләр. Тормышыбызда ни генә булса да, ул кеше дөньяга килгәнче үк язып куелган була. Өйләнешүгә килгәндә, пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. бу мәсьәләдә ашыгырга кушкан. Ата-ана вакыты җитеп, беренче мөмкинлек булгач та балаларын башлы-күзле итәргә бурычлы. Яңа эш башлауга килгәндә дә, Аллаһыдан хәерле якларын сорап, тәвәккәлләргә кирәктер. Гомумән, ни генә булса да, үзен мөселман санаган бәндә Раббыбыздан хәерле көннәр, хәерле еллар килүен сорап, һәрвакыт дога кылырга тиеш дип саныйм, - дип кәбисә елына бәйле кайбер сорауларга ачыклык кертте Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов. Аның фикере белән килешми мөмкин түгел. Ни генә булса да, хәерле еллар булсын!

Рәдифә НОГМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: