Бөгелмә авазы

Казансу бозына 5 метр биеклектән егылып төшкән хатын-кызның гомере өзелгән

28 мартта Ямашев проспектындагы «Казан Арена» стадионы янындагы көймәләр кую урыныннан Казансу бозына 52 яшьлек хатын-кыз егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. Әлеге хәл турында иртән бердәм 112 номеры коткару хезмәтенә хәбәр ителгән. Урынга 2 янгын сүндерү-коткару бүлеге...

28 мартта Ямашев проспектындагы «Казан Арена» стадионы янындагы көймәләр кую урыныннан Казансу бозына 52 яшьлек хатын-кыз егылып төшкән.

Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Әлеге хәл турында иртән бердәм 112 номеры коткару хезмәтенә хәбәр ителгән. Урынга 2 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, һава мендәрендә кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәре, шулай ук янгын сүндерүчеләр чыккан.

Коткаручылар үлгән хатын-кызны көймә ярдәмендә ярга алып чыгып, суд-медицина экспертлары кулына тапшырган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: