Бөгелмә авазы

Казанда укытучылар өчен һөнәри осталыкны арттыру үзәкләре ачылачак

Әлеге үзәкләр «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» төбәк проекты кысаларында оештырылачак.

Татарстан Республикасы районнарында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 2020) VIII Милли чемпионаты финалында катнашу өчен дистанцион-көндезге форматта сайлап алу ярышлары башлана.
2020 елның 1-20 августында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 2020 VIII Милли чемпионаты финалында дистанцион-көндезге форматта катнашу өчен сайлап алу ярышлары узачак.
Сайлап алу ярышларын үткәрү өчен Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм авылларында (Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Бөгелмә, Сарман, Әтнә) 17 мәйданчык җәлеп ителәчәк. Мәйданчыклар төзелешнең расланган планы нигезендә җиһазландырылган, аларның һәркайсында, компетенция үзенчәлекләренә карап, 1-6 камера урнаштырылачак.

Быел Казанда ике яңа белем бирү үзәге (укытучыларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру, шулай ук педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү) ачылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге үзәкләр «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» төбәк проекты кысаларында оештырылачак.

Үзәкләрнең берсендә укытучылар, шул исәптән онлайн-белем бирү ярдәмендә, үзләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрә алачак.

Яңа үзәкләр ачу ярдәмендә алты елдан соң Татарстан Республикасындагы мөгаллимнәрнең һәр икенчесе мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеше буенча илкүләм системага җәлеп ителәчәк.

«Чараны гамәлгә ашыруга 86,4 миллион сум акча каралган», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Аның 70 миллионы – РФ казнасыннан, 16,4 миллионы ТР бюджетыннан бүленәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: