Бөгелмә авазы

Казанда – Рус теле олимпиадасы

Халыкара олимпиада 3 июнь көнне үз ишекләрен ачты. Бәйге Татарстан башкаласы Казанда 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Россия Федерациясе һәм БДБ илләрендә яшәүче 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары көч сынаша. Рус теленнән Халыкара олимпиада ике турда үткәрелә. Беренче тур - сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында...

Халыкара олимпиада 3 июнь көнне үз ишекләрен ачты.


Бәйге Татарстан башкаласы Казанда 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Россия Федерациясе һәм БДБ илләрендә яшәүче 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары көч сынаша. Рус теленнән Халыкара олимпиада ике турда үткәрелә. Беренче тур - сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында үтте. Бәйгенең бу өлешендә 2,7 меңләп укучы катнашкан. Казанда уздырыла торган йомгаклау өлешенә исә 100гә якын бала килгән.
Искәртеп узыйк, Олимпиада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, Казан федераль университеты белән берлектә, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм БДБ илләре мәктәпләрендә рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле һәм булдыклы укучыларны, шулай ук иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм кызыксындыру максатыннан уздырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: