Бөгелмә авазы

Казан обсерваториясе ЮНЕСКО исемлегенә дәгъва кыла

Дөньяда өч әйберне мәңге күзәтеп торып була: су агышын, ут януын һәм аяз төнге күкне. Беренче икесе кешеләр белән күптән өйрәнелгән, ә менә чиксез галәмнең күп серләре безгә мәгълүм түгел әле.

Татарстан галимнәре дә күк йөзен өйрәнүгә шактый өлеш керткән. Яшел Үзән районында урнашып, В.П.Энгельгардт исемен йөрткән Казан дәүләт университетының Астрономик обсерваториясе Россиядә генә түгел, дөнья киңлекләрендә дә уникаль объектларның берсе булып санала. Бүгенге көндә шушы обсерваторияне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертергә телиләр. Бу сорау «Астрономия һәм бөтендөнья мирасы» Халыкара форумында күтәрелде. Төрле илләрдән җыелган галимнәр, экспертлар үз фикерләрен белдерделәр. 

- Безнең обсерватория инде күптәннән ЮНЕСКО исемлегенә дәгъва кыла иде. Ләкин 2005 елдан барган процесс һаман сузылды, төрле сәбәпләр килеп чыкты. Быел янәдән ул эшкә алынырга булдык. ЮНЕСКО исемлегенә керү җиңел һәм тиз түгел. Минемчә, 3-5 ел кирәк булыр әле тагын, - дип сөйләде обсерваториянең мөдире Юрий Нефедьев.

Обсерваторияне әлеге исемлеккә кертсәләр, Татарстанның ЮНЕСКО эгидасы астындагы 4нче обьект булачак. Объектның ЮНЕСКО исемлегенә керүе республиканың гына түгел, обсерватория хуҗасы – Казан дәүләт университетының да абруен күтәрәчәк. Икенчедән, обсерватория тагын да киңәячәк, яңа проектларга нигез салыначак һәм ул университет, республика карамагында гына түгел, гомумән, Россия хакимияте белән кайгыртылып торачак. 
Форумга килгән чит ил делегатлары да үз күзләре белән күреп, фикерләрен белдерделәр.

- Без монда 2009 елда булган идек. Шул вакытта ук үзем өчен күп кызыклы мәгълүматлар ачкан идем. Әлеге обсерватория кебек объектлар дөньяда бик аз. Ул аеручы тарихи яктан бай булуы белән кызык. Шуңа күрә, минемчә Казан университетының обсерваториясе ЮНЕСКО эгидасында булырга лаек, - дип бүлеште Куньо Димитров Стоев, Болгария фәннәр институты каршында эшләп килүче астрономик обсерватория мөдире.

В.П.Энгельгардт обсерваториясенең тарихы еллар буена дәвам иткән дуслыкка нигезләнгән. XIX гасыр азагында Казан дәүләт университеты каршындагы обсерватория белән җитәкләү өчен Санкт-Петербургтан талантлы яшь астроном Дмитрий Дубяго чакырыла. Ул вакытта Казан шактый үсә һәм галимнәр шау-гөр килгән шәһәр уртасында күк йөзен күзәтү мөмкинчелеге юклыгын фаразлый. Шул чорны Д.И.Дубяго белән 20 ел дәвамында элемтәдә торган Петербург астрономы Василий Энгельгардт Казан университетына үзенең Дрезденда булган затлы телескопларын, барлык эшләрен тапшырырга була. Д.И.Дубягоның Казан обсерваториясен шәһәрдән читкәрәк күчерү теләге чынга аша. Шулай итеп, 1801 елда В.П.Энгельгардт исемен йөрткән астрономик обсерваториягә нигез салына. 
Бүгенге көндә обсерватория киңлекләрендә 9 телескоп һәм планетарий эшләп килә, шулай ук фәнни эшләр дә бара. Монда ук уникаль ачыш - Репсольдның мередиан кругы да урнашкан. Теләгән һәркем аны күреп кенә түгел, тотып, торбасыннан күкне дә күзәтә ала. Д.И.Дубягоның оныгы Инга Александр кызы үзе экскурсияләрне үткәрә.
Обсерваториягә нигез салучы ике астроном да монда җирләнгән. Каберләре янында ихтирам билгесе булып лампада эчендә мәңгелек ут яна. Киләчәктә обсерваториядә Дмитрий Дубяго һәм Василий Энгельгрдт истәлегенә һәйкәл куячаклар.

Алсу Мансурова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: