Бөгелмә авазы

Казан фатирында краннан су урынына терекөмеш белән пыяла аккан

4 май көнне Казанда Авиатөзелеш районындагы фатирларның берсендә көтелмәгән хәл була. Хуҗалар, чәйнеккә су җыйганда, краннан су белән бергә терекөмеш акканын күргәннәр. Урынга килгән МЧС хезмәткәрләре чәйнектә вак пыяла кисәкләре дә тапкан. Хәзер бу факт буенча тикшерү бара. Беренче фаразлар буенча, балалар шаярып градусник ваткан булырга мөмкин. Суга тулы анализ...

 

4 май көнне Казанда Авиатөзелеш районындагы фатирларның берсендә көтелмәгән хәл була. Хуҗалар, чәйнеккә су җыйганда, краннан су белән бергә терекөмеш акканын күргәннәр. Урынга килгән МЧС хезмәткәрләре чәйнектә вак пыяла кисәкләре дә тапкан.

Хәзер бу факт буенча тикшерү бара. Беренче фаразлар буенча, балалар шаярып градусник ваткан булырга мөмкин. Суга тулы анализ ясалачак.

Зыян күрүчеләр юк диелә.

http://matbugat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: