Бөгелмә авазы

Казан эшмәкәрен үтерүдә шикле кеше тоткарланган

Кичә, 23 майда, башкаланың Завойский урамында үзе яшәгән йорт подъездында эшмәкәр Вячеслав Липатовны атып үтергәннәр иде. Казанда полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикле кешене тоткарлаган. Ул үтерелгән эшмәкәрнең танышы диелә. Әлегә исеме әйтелми. Эшмәкәр аннан бурычка акча алып торган булган. Аны кайнар эздән тоткарлаганнар. Исегезгә төшерәбез, үтерүче Липатовка 4 тапкыр аткан:...

 

Кичә, 23 майда, башкаланың Завойский урамында үзе яшәгән йорт подъездында эшмәкәр Вячеслав Липатовны атып үтергәннәр иде. Казанда полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикле кешене тоткарлаган. Ул үтерелгән эшмәкәрнең танышы диелә. Әлегә исеме әйтелми. Эшмәкәр аннан бурычка акча алып торган булган.

Аны кайнар эздән тоткарлаганнар.
 
Исегезгә төшерәбез, үтерүче Липатовка 4 тапкыр аткан: өч пуля күкрәгенә, берсе башына тигән.
интертат.ру.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: