Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласына 268 599 кеше тавыш бирергә өлгергән. Икенче урында 267 470 тавыш белән Сочи шәһәре бара. Ерак Көнчыгыш өченче баскычтагы урынын ныгытты - 265 760 тавыш. Севастополь (263 171) - дүртенче урында.
Исегезгә төшерәбез: яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итә.