Бөгелмә авазы

«Казан-Арена» стадионы сайлау көнендә төп бәйрәм мәйданына әйләнде

18 сентябрьдә сайлауда тавышларын биргән барлык кешеләр Сергей Лазарев һәм Игорь Николаевлар концертына чакырыла. 18 сентябрь - Бердәм сайлау көнендә Татарстан башкаласында «Казан-Арена» стадионы мәйданында грандиоз бәйрәм программасы оештырыла. Бәйрәм чаралары башланып китте һәм алар көне буена барачак. Бәйрәмне оештыручылар чараларны төрле тематик мәйданнарда алып бара: казанлылар һәм шәһәр кунаклары...

18 сентябрьдә сайлауда тавышларын биргән барлык кешеләр Сергей Лазарев һәм Игорь Николаевлар концертына чакырыла.

18 сентябрь - Бердәм сайлау көнендә Татарстан башкаласында «Казан-Арена» стадионы мәйданында грандиоз бәйрәм программасы оештырыла.

Бәйрәм чаралары башланып китте һәм алар көне буена барачак.

Бәйрәмне оештыручылар чараларны төрле тематик мәйданнарда алып бара: казанлылар һәм шәһәр кунаклары ГТО нормативларын да тапшырып карый алалар, бию буенча мастер-классларда, «Культурный сдвиг» урам театрында катнаша алалар һәм теләгән кеше Россия актеры Вениамин Смехов белән очрашуда булырга мөмкин.

16 сәгатьтә Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары чыгышы көтелә. Әлеге зур концертта Россия сәхнә йолдызлары Сергей Лазарев һәм Игорь Николаев казанлыларны җырлары белән сөендерәчәк. Әлеге һәм башка чараларга (музей экспозицияләрен карарга, динозаврлар паркынаһ.б.) бүген "Мин сайладым" фирменный браслеты бушлай керү мөмкинлеген бирә. Браслет 18 сентябрь, ягъни бүген үз сайлау участогына барып, Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларга тавыш биргән һәркемгә бирелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: