Бөгелмә авазы

Казан 13 нче тапкыр дөнья брейк-данс башкаласы булачак

Ел саен турнирны Бөтен дөньядан легендар атлетлар, шулай ук узган елгы «COMBOnation»җиңүчеләре хөкем итә.

Казанда брейк-данс һәм граффити буенча «COMBOnation X3»халыкара турниры финалы узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара 27-29 августта планлаштырылган. Оештыручылар-ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Tatneft» Хәйрия фонды һәм «Росмолодежь»Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы.

Ел саен турнирны Бөтен дөньядан легендар атлетлар, шулай ук узган елгы «COMBOnation» җиңүчеләре хөкем итә – 15 кеше. Брейкинг турнирларыннан тыш, катнашучыларны һәм тамашачыларны граффити-баттллар, бию мастер-класслар һәм профессиональ артистлар белән әңгәмәләр көтә. Чараның кульминациясе «COMBOnight»электрон музыка фестивале булачак.

Расписаниесен белергә һәм вакыйганың бер өлеше булырга ВКонтакте турниры битендә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: