Бөгелмә авазы

Каза сорап килми

26 гыйнвар көнне шәһәрнең Чайковский урамындагы 20 нче йортта янгын чыга. Бу хакта хәбәр алынуга, 64 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре һәм тиешле служба вәкилләре вакыйга урынына китә. Бишенче катта урнашкан бер бүлмәле квартир яна икән. Күршеләре анда хуҗа - 1988 елгы гражданинның булу ихтималын әйтәләр. Чыннан да, эш барышында...

26 гыйнвар көнне шәһәрнең Чайковский урамындагы 20 нче йортта янгын чыга. Бу хакта хәбәр алынуга, 64 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре һәм тиешле служба вәкилләре вакыйга урынына китә.

Бишенче катта урнашкан бер бүлмәле квартир яна икән. Күршеләре анда хуҗа - 1988 елгы гражданинның булу ихтималын әйтәләр. Чыннан да, эш барышында аны чыгу юлы юнәлешендә аңсыз яткан хәлдә табып алалар һәм медицина хезмәткәрләре кулына тапшыралар. "Ашыгыч ярдәм" машинасында аны хастаханәгә озаталар.

24 квадрат метрлы квартирдагы җиһазлар, бүлмәдәге әйберләр тулысынча янып бетә. Килгән матди зыянның күләме тулаем ачыкланмаган әле.

Ут чыгуның сәбәбе - көнкүреш электр приборларын файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәмәү.

-Шунысы игътибарга лаек, - ди 64 нче часть начальнигы, эчке служба подполковнигы Ю.Костин, - узган елның октябрь аенда гына "Торак-2016" акциясе барышында, Чайковский урамындагы бу торак йортта яшәүчеләр белән инструктаж үткәрелгән, махсус буклетлар таратылган иде. Ул вакытта, хуҗасы өйдә булмау сәбәпле, бу квартирда ишек ачучы булмаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: