Бөгелмә авазы

Кайсыгызның чыршысы матур?!

Татарстан муниципалитетлары бәйгегә әзерләнә. 20-нче декабрьдән алып 25-нче гыйнварга кадәр Яңа ел чыршысын матур итеп бизәү буенча республика бәйгесе игълан ителә.

Проект авторлары хәбәр иткәнчә, гомуми бүләк фонды - 10 млн сумны тәшкил итә. Конкурста катнашучы, чыршыны гына түгел, ә чыршы янындагы территорияне дә бизәргә, ял итү өчен уңайлы итәргә тиеш. Шулай ук биредә бәйрәм чараларының нинди дәрәҗәдә уздырылуы да исәпкә алыначак. Гаризалар 2016 елның 15-нче гыйнвар көненә кадәр кабул ителә. Бәйге нәтиҗәләре 2016 елның 1-нче февраленнән соң мәгълүм булачак, дип яза Интертат.ру

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: