Бөгелмә авазы

Кайнар линия эшли

Кичә чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханнарның беренчесен - рус теленнән БДИ тапшырды. Моңа бәйле рәвештә, Иҗтимагый палата БДИ-2014 сораулары буенча ел саен эшләп килә торган "кайнар линия"не ачты: гражданнар иртәнге 7дән кичке 6га кадәр 8-800-700-8-800 номерына (Россия буенча шылтырату бушлай) шылтыра-тып, үзләренең сорауларын бирә, яисә дәүләт имтиханнарында тәртип бозулар булуы...

Кичә чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханнарның беренчесен - рус теленнән БДИ тапшырды.
Моңа бәйле рәвештә, Иҗтимагый палата БДИ-2014 сораулары буенча ел саен эшләп килә торган "кайнар линия"не ачты: гражданнар иртәнге 7дән кичке 6га кадәр 8-800-700-8-800 номерына (Россия буенча шылтырату бушлай) шылтыра-тып, үзләренең сорауларын бирә, яисә дәүләт имтиханнарында тәртип бозулар булуы хакында хәбәр итә ала.
Бу телефон номерына укучыларга гына түгел, ә әти-әниләр һәм укытучыларга да шылтыратырга мөмкин. "Кайнар линия" шулай ук 5 һәм 11 июньдә,
ягъни чыгарылыш сыйныф укучылары математика, җәмгыять белеме һәм химиядән БДИ тапшырган көннәрдә эшлиячәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: