Бөгелмә авазы

Кардиологларның Россия милли конгрессын Татарстан башкаласында үткәрәчәкләр

Чара онлайн рәвештә 10 мең табиб җыярга планлаштыра.

Татарстан башкаласында, Казанда ел саен үткәрелә торган Россия кардиологлар милли конгрессы узачак. Чара онлайн рәвештә 10 мең табибны, шул исәптән чит ил табибларын җыярга планлаштыра. Бу яңалык белән Россия кардиология җәмгыяте вице-президенты Альберт Галявич уртаклашты.

Россия Федерациясе буенча тулаем алганда, меңнән артык кеше килүе планлаштырыла. Табиб сөйләвенчә, 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр барлыгы 160 симпозиум үткәрү күздә тотыла.

Казаннан тыш конгресс Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Екатеринбургта үткәрелергә мөмкин.

"Бары тик дүрт шәһәр генә конгресс үткәрү хокукына лаек булды, чөнки билгеле бер таләпләр бар", – дип ассызыклады Альберт Галявич.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: