Бөгелмә авазы

Карабаш укучылары Габдулла Тукайны искә ала

Халык мәхәббәте - синең исемең, Халык гомере - синең гомерең! Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч. Габдулла Тукай.... Бармы икән...

Халык мәхәббәте - синең исемең,
Халык гомере - синең гомерең!

Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.

Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала?.. Юктыр.

Быел бөек Тукайның 130 еллыгын билгеләп үтәбез. Карабаш 1 нче урта мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Апрель ае мәктәптә Тукай айлыгы буларак билгеләнде. Уку йортыбызда Габдулла Тукайның иҗатына, әсәрләренә карата төрле кызыклы чаралар оештырылды: уен-викториналар, сыйныф сәгатьләре, Тукайның музей-йортына виртуаль экскурсияләр, шигырь бәйрәмнәре.

Әдәби уку дәресләребез Тукайның "Туган тел" җырын җырлаудан башлана. Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерде, урта сыйныф укучылары исә Тукай иҗатына багышланган күргәзмә оештырды. Бу күргәзмәдә - укучылар тарафыннан ясалган кул эшләре, рәсемнәр. Үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашу укучыларга гына түгел, әлеге эштә катнашкан ата-аналарга да бертөрле ләззәт бирә. Укытучылар тарафыннан бөек шагыйребез иҗатына мәхәббәт тәрбияләү әнә шулай төрле яклап кызыклы алып барыла.

Г. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул, чын мәгънәсендә, халыкның үз улы! Габдулла Тукай еллар узган саен, яңа яктан ачыла, уйларыбызны яктырта, күзләребезне ача. Без, яңа буын вәкилләре, ул калдырган бәһасез мирасны түкми-чәчми киләчәккә алып барабыз.

Мең яшә, Тукай, мәңге яшә!

Гүзәлия ХУҖИНА,
Карабаш 1 нче урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: