Бөгелмә авазы

Карабаш сусаклагычын «Татнефть»тән алдылар

Татарстан табигатьне саклау прокуратурасы «Татнефть»не Карабаш сусаклагычы урнашкан 656 гектар мәйданлы җир участогын федераль милеккә кайтарырга мәҗбүр итте.

Компания әлеге җирне 2002 елда үзенә алган булган. Әмма су объектлары Россия Федерациясе милке булып санала.

Бу уңайдан күзәтү ведомствосы Бөгелмә шәһәр судына дәгъва белән чыгып, «Татнефть»тән милек хокукын тартып алдылар. Суд прокуратураның дәгъва таләпләрен тулысынча канәгатьләндергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: