Бөгелмә авазы

Кара алтын: күтәрелеш, алгарыш һәм алда торган бурычлар

13 июль көнне Бөгелмә төбәге традицион саммитта катнашучы республика нефть компанияләре җитәкчеләрен кабул итте. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Евгений Киселев, энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" компнаиясе генераль директоры Наил Мәганов, нефть сәнәгате...

 

13 июль көнне Бөгелмә төбәге традицион саммитта катнашучы республика нефть компанияләре җитәкчеләрен кабул итте. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Евгений Киселев, энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" компнаиясе генераль директоры Наил Мәганов, нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ТР Президенты киңәшчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, нефть эшкәртү, нефть химиясе, сервис компанияләре, республика нефть төбәге районнары җитәкчеләре, шәһәр башлыклары, ТР Президенты аппаратының һәм ТР Хөкүмәтенең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Чара башланыр алдыннан барлык катнашучылар да "Татнефть" компаниясе, "Кварт", "РИТЭК", "Татпромхолдинг", "ТНГ-Групп" җәмгыятьләре, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Әлмәт дәүләт нефть институты, КГАСУ, "Татнефть"нең корпоротив университеты әзерләгән алдынгы технологияләр күргәзмәләрен карадылар. Шунда ук Россия Федерациясе нефтьчеләр әзерли торган югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында уздырылган фәнни эшләр бәйгеләрендә җиңүчеләрнең стенд-докладларын тәкъдир итү дә узды.

"Татнефть" җәмгыяте бу елны югары үзлелектәге нефтькә бәйле проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен, скважиналар еш урнашкан урыннарда нефть ятмаларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген күтәрү юнәлешендәге, шулай ук Компаниянең нефть эшкәртү комплексы үсешендәге яңалыклар, нефть эшкәртү заводлары төзү тәҗрибәсе һәм мөмкинлекләре күрсәтелгән экспозицияләр тәкъдим итте.

2016 елгы саммит 1956 - 1960 елларда "Татнефть" берләшмәсенә җитәкчелек иткән олуг шәхес, нефть сәнәгатенең күренекле эшлеклесе Валентин Дмитриевич Шашинның тууына 100 ел тулуга багышланды. Аның СССР нефтҗ сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше турында ТР Президенты консультанты Ренат Мөслимов сөйләде. ТР Премьер-министр урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстанның агымдагы елның беренче яртысындагы үсеш йомгаклары турында бәян итте.

"Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов үз чыгышында дөньяда нефтҗ бәясе гаять тотрыксыз булган шартларда да Компаниянең төрле чаралар комплексын тормышка ашыруы, заманча технологияләрне үзләштерү, подряд оешмалары белән үзара нәтиҗәле эшләү, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү юнәлешендә алып бара торган эшчәнлек белән таныштырды. Төп бизнес юнәлешендә импортны үзебезнекенә алыштыру программасын үтәүнең уңай нәтиҗәләр бирүен һәм "Татнефть"нең әлеге җәһәттән 2025 елга кадәр стратегик үсеш программасы эшләнүен, төп бурычның билгеләнгән вакытка Компания бәһасен икеләтә арттыру һәм аның базар капитализациясендә үсешен 21,5 миллиард долларга җиткерү күздә тотылганын әйтеп үтте. Аннары ул Компаниядәге һәрбер тармак (нефть чыгару, эшкәртү, "ТАНЕКО" продуктларын сату, җылылык, электр һәм башка энергия ресурсларны экономияләү, машина төзелеше өлкәсендә көндәшлекне үстерү һ.б.) үсеше буенча алда торган бурычларны санап чыкты һәм, ул бурычлар уңышлы хәл ителгән очракта, стратегик максатларга ирешү, инвестицион потенциалны арттыру мөмкин икәнлегенә басым ясады.

Республикадагы кече нефть предприятиеләренең эшчәнлеге турында "Нефтеконсорциум" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев доклад ясады. "Татнефть"нең Корпоротив университеты директоры Андрей Глазковның чыгышы Компания бизнесы үсешендә корпоратив университетның нәтиҗәле инструмент булуына багышланган иде.

Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Евгений Киселев, энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов Татарстан нефтьчеләренең эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, мондый югары дәрәҗәдәге форумның хөкүмәт һәм нефтьчеләр каршында торган бурычларны хәл итү өчен тәҗрибә уртаклашу, карашны киңәйтү җәһәтеннән бик тә файдалы булуына басым ясадылар.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Реклама хокукында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: