Бөгелмә авазы

Кар көртләренә каршы

Кар көртләре артында М.Җәлил урамында кибетләр күренми. Финанси кризис вакытында күзне майлап тормаулары хәерле.


Тик күпфатирлы йортларның беренче катында урнашкан кибетләр, шул рәвешле шәһәрне төзекләндерү һәм матурлау таләпләрен боза. Кибет хуҗалары үз территорияләреннән карны чыгарырга тиеш. Буйсынмаучылар белән административ-техник инспекция хезмәткәрләре сүзне кыска тота. Беренче тапкыр кисәтә, икенче килүгә, штраф яза. Бер тапкыр "пешкәннәр" "чакырылмаган кунаклар"ны әзерләнеп каршы ала: үз биләмәләреннән карны чыгара. Махсус техникасы булмаганнарга кыш айларында шактый зур чыгымнар сарыф итәргә туры килә. Якынча ай саен - 10 мең сум акча. Штраф бәясе түгел инде! Ә менә Гафиятуллин урамындагы бу сәүдә "гигантлары" зур керемнәр артыннан куып, тагын да зуррак штрафка тап булырга мөмкин. Кар өеме монда әкияттәге сыман, көн үсәсен төн үсә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: