Бөгелмә авазы

Капиталь ремонт эше

Татарстанның 2017 елга төзекләндерелергә дип билгеләнгән барлык социаль объектында диярлек капиталь ремонт эше башланган. Бу хакта видеокиңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Мәгариф объектларына капиталь ремонт үткәрү программасына 146 объект кертелгән. Болар - 36 мәктәп һәм 110 балалар бакчасы (4се - Бөгелмәдә). Җәйге...

Татарстанның 2017 елга төзекләндерелергә дип билгеләнгән барлык социаль объектында диярлек капиталь ремонт эше башланган. Бу хакта видеокиңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Мәгариф объектларына капиталь ремонт үткәрү программасына 146 объект кертелгән. Болар - 36 мәктәп һәм 110 балалар бакчасы (4се - Бөгелмәдә).

Җәйге сезонга 4 балалар ял-сәламәтләндерү лагерена капиталь ремонт ясалачак, 3се реконструкцияләнәчәк (Бөгелмәдә - "Яблочко" лагере) һәм тагын 4се төзеләчәк. Моның өчен 91 миллион сум акча тотылачак. Ике объектта эш башланган инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: