Бөгелмә авазы

Кандидат булып теркәлде

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов Татарстан Республикасы депутатлыгына кандидатлар исемлегенә кертелде. Бу хакта "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге конференциясендә хәбәр иттеләр. Республика бердәм сайлау округы кандидатлары исемлегенең башында Рөстәм Миңнеханов һәм Фәрит Мөхәммәтшин торалар. Исемлектә барлыгы 56 фамилия теркәлгән. Бөгелмә районы башлыгы Илдус Касыймов ул исемлектә...

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов Татарстан Республикасы депутатлыгына кандидатлар исемлегенә кертелде. Бу хакта "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге конференциясендә хәбәр иттеләр.
Республика бердәм сайлау округы кандидатлары исемлегенең башында Рөстәм Миңнеханов һәм Фәрит Мөхәммәтшин торалар. Исемлектә барлыгы
56 фамилия теркәлгән. Бөгелмә районы башлыгы Илдус Касыймов ул исемлектә - 21 нче, Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов - 22 нче, Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин - 24 нче.
Депутатлыкка кандидатлар турында мәгълүматлар һәм аларның сайлау алды агитацияләре җирле газеталарда басылып чыгачак, шуңа күрә язмаларны игътибар белән күзәтеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: