Бөгелмә авазы

“КАМАЗ-мастер”дан Эдуард Николаев “Дакар-2018”нең боҗра этабында җиңеп чыккан

( "Татар-информ"). Пискода узган "Дакар-2018"нең икенче этабында Россиянең "КАМАЗ-мастер" командасыннан Эдуард Николаев экипажы җиңеп чыккан, дип хәбәр иткән Facebookта үз битендә команда. Икенче көн узышлары 267 километрлы боҗра этабы булып, 90 проценты юлсыз секция булган. Рельефлы комлы юллар, бигрәк тә кызу вакытта, финишка баруда зур каршылыклар тудырган. Штурман-җиңүче юлның кыенлыгын...

( "Татар-информ"). Пискода узган "Дакар-2018"нең икенче этабында Россиянең "КАМАЗ-мастер" командасыннан Эдуард Николаев экипажы җиңеп чыккан, дип хәбәр иткән Facebookта үз битендә команда.

Икенче көн узышлары 267 километрлы боҗра этабы булып, 90 проценты юлсыз секция булган. Рельефлы комлы юллар, бигрәк тә кызу вакытта, финишка баруда зур каршылыклар тудырган.

Штурман-җиңүче юлның кыенлыгын 10 баллы шкалада "җиделе"гә бәяләгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: