Бөгелмә авазы

"КАМАЗ-мастер" узышчылары – “Африка Эко Рейс-2016” җиңүчеләре

"Африка Эко Рейс-2016" узышлары төгәлләнде.

 

"КАМАЗ-мастер" командасының Антон Шибалов (Роберт Аматыч, Алмаз Хисамиев) экипажы йөк машиналары узышында беренче урын яулады. Чаллының тагын бер йөк машинасы - Сергей Куприянов (Александр Куприянов, Анатолий Танин) экипажы дүртенче урында булды. "Африка Эко Рейс-2016" узышларының гомуми нәтиҗәсе (мотоцикл, йөк машиналары, внедорожниклар арасындагы күрсәткеч) буенча беренчелеккә Казахстанның "Toyota"да җилдерүче спортчысы Канат Шагировның Mobilex Racing командасы экипажы иреште. Узышлар 27 декабрьдә старт алган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: