Кадерен беләләр, саклыйлар
Корбан бәйрәме алдыннан Финляндия татарларының "Yaña Mähallä habärläre" ("Яңа мәхәллә хәбәрләре") журналы бастырып чыгарылган.
Финляндия татарлары имамы, журнал редакторы Рамил Билал сөйләвенчә, "Мәхәллә хәбәрләре" газетасы 1950-1980 елларда басыла. 2004 елда журнал итеп, яңадан әзерләнә башлый.
Журналда татар җәмгыяте тарихына, аның бүгенге эшчәнлегенә, балаларга, туган телгә зур урын бирелә. Рамил Билал журнал яшьләрдә туган телгә мәхәббәт тәрбияләр дип ышана.
Финляндия татарлары телне, динне саклап яши.Анда бүгенге көндә 1000 татар милләт булып оешып яши. Бабалары - чыгышлары буенча Нижгар өлкәсенең Сергач районыннан күчеп килгән сәүдәгәрләр. Күпчелеге Хельсинки, Турку һәм Тампере шәһәрләрендә яши, үз мәчетләре дә бар. Фин татарларының милли яшәешне саклауларының сере шунда - алар татар-мөселман мәхәллә системасы нигезендә яши. Ягъни шәһәр үзәгендә 4 катлы мәхәллә йортлары бар. Аның бер каты мәчет, кибет һәм мәдәни үзәк ролен үти. Татарлар мәхәлләгә теркәлгән. Милли салым (налог) дигән төшенчә яшәп килә. Әлеге акча дини вә милли эшләргә тотыла. Елына берничә мәртәбә татарларның уртак мәҗлесе, милли кичәләр уза, җәен балалар өчен лагерь оештырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.1138100
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.1220300
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.328200
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.330400
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.1766100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика