Бөгелмә авазы

Качаклар килү дәвам итә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре Украинадан күчеп килергә мәҗбүр булган чираттагы төркемне каршы алды. 12 августта Ростов өлкәсеннән "Казан-Төньяк" тимер юл вокзалына Украинадан 66 качак килде. "Казанга 66 кеше килде. Якынча мәгълүматларга караганда, аларның 28е - балалар. Аларның барысы да "Кварт" кунакханәсенә урнаштырылачак. Урында ТР...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре Украинадан күчеп килергә мәҗбүр булган чираттагы төркемне каршы алды. 12 августта Ростов өлкәсеннән "Казан-Төньяк" тимер юл вокзалына Украинадан 66 качак килде.
"Казанга 66 кеше килде. Якынча мәгълүматларга караганда, аларның 28е - балалар. Аларның барысы да "Кварт" кунакханәсенә урнаштырылачак. Урында ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары, башка хезмәтләр табиблары һәм хезмәткәрләре эшләячәк", - дип белдерде журналистларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов.
Аның сүзләренә караганда, федераль миграция хезмәте белән килешү нигезендә, якын арада Татарстанга тагын качаклар төркеме киләчәк. Россия Хөкүмәте карары буенча Украина гражданнарын кабул итүгә Татарстан квотасы 2014 елда 1 935 кеше тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: