Бөгелмә авазы

Каһарманнар турында

"Молодая гвардия" штабының Бөгелмә активистлары "Губин" ял-сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар белән очраштылар. Яшь гвардиячеләр аларга үзләренең эшчәнлекләре, гамәлгә ашырылучы федераль һәм төбәк проектлары турында сөйләделәр. "Герои нашего времени" дип аталганы балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Бүгенге көн геройлары турында мәгълүматларны киң тарату әлеге проектның төп максаты булып тора. Элекке...

"Молодая гвардия" штабының Бөгелмә активистлары "Губин" ял-сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар белән очраштылар.

Яшь гвардиячеләр аларга үзләренең эшчәнлекләре, гамәлгә ашырылучы федераль һәм төбәк проектлары турында сөйләделәр. "Герои нашего времени" дип аталганы балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Бүгенге көн геройлары турында мәгълүматларны киң тарату әлеге проектның төп максаты булып тора. Элекке еллар каһарманнары да сөйләшүдән читтә калмады - "Улица имени Героя" дип аталган икенче бер проект кысаларында яшь гвардиячеләр үзебезнең якташларыбыз - шәһәребез урамнары исемнәре бирелгән Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: