Бөгелмә авазы

Каһарманлык дәресләре

Ватан каһарманнарын - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын искә алу көнендә Бөгелмә һөнәри педагогия көллиятендә Каһарманлык дәресләре узды. "Единая Россия" партиясе "Яшь гвардияче"ләре хәрәкәтенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Алексей Мухалёв әйтүенчә, дәрестә укучыларны Россия тарихы, аның каһарманнары белән таныштыру, шул рәвешле аларның ил тарихына...

Ватан каһарманнарын - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын искә алу көнендә Бөгелмә һөнәри педагогия көллиятендә Каһарманлык дәресләре узды.

"Единая Россия" партиясе "Яшь гвардияче"ләре хәрәкәтенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Алексей Мухалёв әйтүенчә, дәрестә укучыларны Россия тарихы, аның каһарманнары белән таныштыру, шул рәвешле аларның ил тарихына һәм чын каһарманнарга мөнәсәбәттә карашларын киңәйтү, белем-мәгълүматларын арттыру максат итеп куелган иде. Дәрестә "Сугышчан туганлык" бүлеге әгъзалары катнашты.

Сәгать ярым барган очрашуда ветераннар үзләренең хәрби хезмәттә булган вакытлары турында сөйләделәр, каһарманлык, патриотизм кебек төшенчәләр турында фикер алыштылар.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: