Бөгелмә авазы

Иҗтиһат җимешләре

Районыбызның Зелёная Роща мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиринә Марс кызы Хәмидуллина "Мәгариф" журналы уздырган "Истәлекле йөз урын" дип атала торган республикакүләм бәйгедә, Бөгелмә районы һәм шәһәре данын яклап, җиңүче булып танылды һәм Дипломга лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, эзләнүчән һәм иҗади активлык күрсәтеп эшләүче бу мөгаллимә узган елларда Бөтенроссия бәйгеләрендә катнашып, "Мәктәптә һәм сыйныфта тәрбия", сайтларны эшләтү юнәлешендә һәм "Инновацион компьютер технологияләрен кулланып уздырылган иң яхшы дәрес" номинацияләрендә берничә тапкыр призлы урыннар яулаган иде. Шулай ук 2014 елда "Хатын-кызлар хәрәкәте һәм хәзерге дөнья" дигән темага узган I Халыкара хатын-кызлар конгрессы эшендә дә катнашты һәм Мактау дипломы белән бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: