Бөгелмә авазы

Иртәгә Татарстанда йорт яны территорияләрендәге тавыш бирү участоклары үз эшен төгәлләячәк

111 меңнән артык татарстанлы Конституциягә төзәтмәләр өчен йортлары янында тавыш бирде.

Иртәгә Татарстанда йортлар яны территорияләрендә тавыш бирү өчен оештырылган участоклар үз эшен төгәлләячәк, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

Татарстанда барлыгы 430га якын шундый мәйданчык оештырылган. Ачык һавада – йорт яны территориясендә махсус җиһазландырылган автобусларда, палаткаларда тавыш бирү мөмкинлегеннән республиканың 92 мең 430 кешесе файдаланды.

«Безнең гражданнарга мондый тавыш бирү ысулы бик ошый. Әлеге автобусларда, чатырларда һәм йорт яны территориясендә тавыш бирү 30 июньдә тәмамланачак, чөнки 1 июльдә без бары тик участокларда гына тавыш бирәчәкбез, ә алдан хәбәр итеп куйган кешеләрнең өйләренә барачаклар», – дип белдерде Андрей Кондратьев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: