Бөгелмә авазы

Иртәгә Бөгелмәдә нинди һава торышы көтелә

23 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан буенча урыны белән томан төшүе көтелә, ул вакытта күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак. Бу хакта Гидрометүзәк кисәтә. Иртәгә республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән юеш кар явуы көтелә, көндез явым-төшем фаразланмый. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә иң түбән температура...

23 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан буенча урыны белән томан төшүе көтелә, ул вакытта күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак. Бу хакта Гидрометүзәк кисәтә.

Иртәгә республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән юеш кар явуы көтелә, көндез явым-төшем фаразланмый.

Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә иң түбән температура 1-6 градус салкын, республиканың көнчыгыш районнарында аязганда 9 градуска кадәр салкын булачак. Көндез иң югары температура - 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын.

http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: