Бөгелмә авазы

Иркутскида үлем очрагы белән юл һәлакәте: 50 пассажир утырган автобус әйләнгән

50 пассажир утырган халыкара рейс автобусы "Себер" федераль трассасында һәлакәткә юлыккан, дип яза "Газета.ру". Җирле вакыт белән 15.00 сәгать тирәсендә Братскидан Иркутскига барган автобуска "Нисан" җиңел машинасы килеп бәрелгән. Бәрелүдән автобус юл кырыена төшеп китеп, ян ягына ауган. Һәлакәт Залари район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта булган. Автобуста 50ләп кеше булган,...

50 пассажир утырган халыкара рейс автобусы "Себер" федераль трассасында һәлакәткә юлыккан, дип яза "Газета.ру".

Җирле вакыт белән 15.00 сәгать тирәсендә Братскидан Иркутскига барган автобуска "Нисан" җиңел машинасы килеп бәрелгән. Бәрелүдән автобус юл кырыена төшеп китеп, ян ягына ауган. Һәлакәт Залари район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта булган.

Автобуста 50ләп кеше булган, бишесе зыян күргән, "Нисан" җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән.

Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре үлем очрагы белән килеп чыккан юл һәлакәте сәбәпләрен тикшерәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: