Бөгелмә авазы

Җиргә тарихта иң зур астероид якынлаша

NASA Җиргә Florence астероиды якынлашу турында хәбәр итте. Ул планетабыз яныннан 1 сентябрь узып китәчәк. Бу астероид Җиргә якынлашкан астероидларның иң зурысы булачак, дип яза "Известия", NASA хәбәренә сылтама биреп. Florence зурлыгы 4,4 чакрымны тәшкил итә. Ул планетага 7 миллион чакрымга якынлашачак. "Күп кенә билгеле булган астероидлар Җиргә тагын да...

NASA Җиргә Florence астероиды якынлашу турында хәбәр итте. Ул планетабыз яныннан 1 сентябрь узып китәчәк.

Бу астероид Җиргә якынлашкан астероидларның иң зурысы булачак, дип яза "Известия", NASA хәбәренә сылтама биреп.

Florence зурлыгы 4,4 чакрымны тәшкил итә. Ул планетага 7 миллион чакрымга якынлашачак.

"Күп кенә билгеле булган астероидлар Җиргә тагын да якынрак якынлашкан булса да, алары күпкә кечкенәрәк", - дип билгеләп үтте NASA хезмәткәре Пасадене Пол Ходас.

Галимнәр билгеләп узганча, астероид планетабыз өчен куркыныч түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: