Бөгелмә авазы

Ир белән хатын һәм ике бала янып үлгән

Бүген иртән Ижевск шәһәренең Ленин районында агач торак йорт янган. Янгын аркасында дүрт кеше һәлак булган, дип яза "Российская газета" Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән. Янгын турындагы хәбәр җирле вакыт белән 7.32 (Мәскәү вакыты белән 6.32) сәгатьтә алына. Урында 12 берәмлек техника...

Бүген иртән Ижевск шәһәренең Ленин районында агач торак йорт янган. Янгын аркасында дүрт кеше һәлак булган, дип яза "Российская газета" Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Янгын турындагы хәбәр җирле вакыт белән 7.32 (Мәскәү вакыты белән 6.32) сәгатьтә алына. Урында 12 берәмлек техника һәм 38 кеше эшли. Янгын сүндерелә һәм дүрт кешенең үле гәүдәсе табыла. Беренчел мәгълүматлар буенча, алар - өлкән яшьтәге ир белән хатын һәм 10 яшьләр чамасындагы ике малай.

Тикшерү эше бара.

tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: