Бөгелмә авазы

“Интер” автоүзәгеннән – бөгелмәлеләргә бәйрәм

“ВАЗ” машиналарын тәкъдим итүче “ИНТЕР” автомобильләр үзәге зур сюрпризлар ясарга ярата. Шәһәрнең туган көне уңаеннан, республиканың көньяк-көнчыгыш регионындагы иң зур автомобильләр үзәге инде икенче тапкыр Бөгелмә халкы өчен, зурдан кубып, масштаб-лы рәвештә бәйрәм оештыра. Быелгысы, үткән елдагы кебек, балалар ял паркында узды.

“ИНТЕР” автомобильләр үзәге балалар һәм аларның ата-аналары өчен чын шоу күрсәтте. Көн кояшлы булмаса да, бәйрәм кайнар атмосферада узды. Балалар аниматорлары гигант сабын куыклары кабартып, анимация  программасын күрсәтеп, кәгазь-шоу оештырып, төтен шашкалары яндырып, нәниләрне "җылытты". Ә халык арасына чыккан робот-трансформер белән һәр кеше фотога төшәргә ашыкты. Моннан тыш, балалар “ИНТЕР” автомобильләр үзәге тәкъдим иткән автомобильне үз куллары белән буяды. Аларның хисләре чиктән ашты. Балалар паркында тезеп куелган автомобильләр кечкенәләрне генә түгел, өлкәннәрне дә кызыксындырды. Алар “ВЕСТА”, “КАЛИНА”, “ГРАНТА” машиналарын үзләре карап бәяләде. Олылар өчен оештырылган бәйгедә беренче призны Татьяна Быковага тапшырдылар, ул автомобиль темасы белән таныш булып чыкты: 

– “ИНТЕР” автомобильләр үзәге оештырган бер генә бәйрәмне дә калдырмыйм. Алар кешеләрнең кәефен күтәрә белә. Ә бүләк отуым автомобиль темасына багышланган кросcвордлар чишү белән бәйле, – ди ул, елмаюын һәм шатлыгын яшерә алмыйча. 

 

“ИНТЕР” автомобильләр үзә-генең баш инженеры Марат Заһиров сүзләренә караганда, дөнья үзгәрә барган кебек, “АвтоВАЗ” да урында тормый.  

– Завод эшчәнлегенә үзгәрешләр, яңалыклар адым саен кертелеп тора. Иң беренче чиратта, клиентларның таләбен һәм ышанычын аклау мөһим. Шуңа күрә халык белән аралашып, яңа форматта эшләү, презентацияләр уздыру беренчел бурычыбыз. Бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Безне хәзер республикада гына түгел, Россиядә дә беләләр. Күптән түгел Самара өлкәсенең Камышлы шәһәрендә узган Сабан туенда катнашып, анда халыкны үзебезнең салон белән таныштырдык. Аннан килгән клиентларыбыз да бар инде. Ме-нә берничә ел рәттән “ИНТЕР”  
автомобильләр үзәге республикада автомобиль сату буенча дилерлар арасында икенче урынга чыгып, тотрыклылыкны күрсәтә. Елына өч меңгә якын машина сатабыз. Шул рәвешле, “ВАЗ” автомобильләре популярлык казана. Киләчәктә “LADA Selection” программасын тормышка ашырырга җыенабыз. Аның шарты буенча, сатып алучылар иске машиналарын калдырганда, яңа машинага иске автомобильнең бәясе кадәр ташлама ала алачак. 28 ел стажым булган машина йөртүче буларак, шуны әйтә алам: миллион сумга кадәр булган диапазонда “LADA” машиналарына тиңнәр юк. 

“ВЕСТА” автомобиле яхшы нәтиҗәләр күрсәтә һәм ул сатуда беренче урында тора. Мондый автомобильне льгота белән алу – чын бәхет. "АвтоВАЗ” хәзер бу юнәлештә дилерлар кандидатурасын сайлый, алар проектта катнашачак. Без инде бу сайлаудан үттек. 2020 елда Бөгелмә шәһәре әле безнең уңышлар турында бик күп ишетер, – ди ул. 

Бала-чага җәйге каникулларын озатып, шаяра һәм уйнаган арада, өлкәннәр "LADA" брендлы лотерея призларын отты. “ИНТЕР” ав-томобильләр үзәге күчтәнәчләре, Шәһәр көненә дип, чын күңел-дән әзерләнгән. Алар арасында кыйммәтле флешкалар, кул фонарьлары, зонтиклар, кәрәзле телефон зарядкалары, футболка һәм кепкалар бар. Төп бүләк Фәния Әхмәдишевага насыйп икән: ул "Смартфон Samsung А10" кәрәзле телефонына ия булды.  

– Мин шундый шат! Көтмәгәндә килеп эләккән бүләк белән иремне сөендерәм әле. Аның телефоны искергән иде, менә яңарттык, ичмаса! “ИНТЕР” автомобильләр үзәгенә зур рәх-мәт! – ди ул, бәхетле елмаеп. 

“ИНТЕР” автомобильләр үзәге булачак укучылар турында да онытмады. Аларга "АвтоВАЗ" логотиплары төшерелгән мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Шул рәвешле, бәйрәм һәм Шәһәр көне бөгелмәлеләрдә күңелле һәм җылы хисләр калдырды. Бәйрәмгә килүчеләрнең һәр икенчесе бүләк алып, шат күңел белән өйләренә таралышты. 

“ИНТЕР” автомобильләр үзәге: 

Бөгелмә шәһәре, Ягъфәров урамы, 87, тел.: 8(85594) 3-90-77, 8-800-100-13-17 (Россия буенча шылтырату түләүсез).  

Айгөл ШӘРӘФИЕВА 
Автор фотолары 

Реклама хокукында 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: