Бөгелмә авазы

Җинаять вак була алмый

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 34 яшьлек гражданин Ч.га кагылышлы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ч. 2017 елның 8 апрелендә исерек хәлдә әнисенә пычак һәм тимер чәнечке белән кизәнгән. Дөрес, теле белән "үтерәм" дип янаса да, нияте аны үтерү түгел, ә куркыту гына булган. Әмма битен куллары белән каплап, сакланам...

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 34 яшьлек гражданин Ч.га кагылышлы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Ч. 2017 елның 8 апрелендә исерек хәлдә әнисенә пычак һәм тимер чәнечке белән кизәнгән. Дөрес, теле белән "үтерәм" дип янаса да, нияте аны үтерү түгел, ә куркыту гына булган. Әмма битен куллары белән каплап, сакланам дигән әни кешенең кулын пычак барыбер сыдырып үткән.

Гражданин үз гаебен тулысынча таныды.

- Суд аның кыңгыр гамәлен РФ Җинаять кодексының 119 нчы маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә бәяләде (үтерәм дип янау, шул сүзләрен чынга ашыру куркынычы да булу) һәм 300 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында хөкем карары чыгарды, - дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары Елена Садыйкова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: