Бөгелмә авазы

Иминлек – үз кулыбызда

Быел 30 июльдән 7 августка кадәр вакыт эчендә Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге сулыкларда 5 кеше батып үлгән. Үлемгә китергән төп сәбәп - исерек килеш һәм махсус җиһазланмаган урыннарда су коену. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге кисәтә: Сулыклар санитар норма таләпләренә җавап бирмәү сәбәпле, Бөгелмә районы территориясендәге сулыкларда су коену...

 

Быел 30 июльдән 7 августка кадәр вакыт эчендә Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге сулыкларда 5 кеше батып үлгән. Үлемгә китергән төп сәбәп - исерек килеш һәм махсус җиһазланмаган урыннарда су коену.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге кисәтә:

  • Сулыклар санитар норма таләпләренә җавап бирмәү сәбәпле, Бөгелмә районы территориясендәге сулыкларда су коену катгый тыела! Пычрак суда коенганда дизентерия, сальмонеллёз, тиф, вируслы А гепатиты кебек чирләр эләктерү куркынычы бар.
  • Балаларны су буенда ялгыз караучысыз калдырмагыз!
  • Су буенда уйнап йөрүче балаларны күрсәгез, ваемсыз гына узып китмәгез, кисәтегез, аларга сулыклардан читтәрәк уйнарга кирәклеген әйтегез!
  • Су буенда кызынып, ял итеп яткан чакларда исерткеч эчемлекләр эчмәгез!
  • Эчкән килеш суга кермәгез!
  • Суга егылып төшү куркынычы булган җирләрдә уйнамагыз, басып та тормагыз!
  • Эссе сугып, хәлегез китеп егылмас өчен, кызынган чакта баш киеме киегез!

Үзегез турында үзегез дә кайгыртыгыз! Гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез, уяулык күрсәтсәгез, сез үзегезне дә, балаларыгызны да, тирә-юньдәге кешеләрне дә олы фаҗигадән саклап кала аласыз.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: