Бөгелмә авазы

Иминлек нигезләре: Кечкенә чүпрәктән – олы бәла

Детальләр ышкылганда, механизмнар эшләгәндә нефть продуктлары калдыклары бүленеп чыга. Андый майлы пычракны сөртеп ташлаган кечкенә генә чүпрәк кисәкләре, тиешенчә урнаштырылмаса, шактый олы бәла китереп чыгарырга сәләтле. Чөнки ята-ята, черү процессында, җылы бүленеп чыгу сәбәпле, аларның үзеннән-үзе кабынып китүе ихтимал. - Шуңа да автосервисларда, ремонт мастерскойларында, нефть сәнәгате предприятиеләрендә (шәхси гаражларда...

Детальләр ышкылганда, механизмнар эшләгәндә нефть продуктлары калдыклары бүленеп чыга. Андый майлы пычракны сөртеп ташлаган кечкенә генә чүпрәк кисәкләре, тиешенчә урнаштырылмаса, шактый олы бәла китереп чыгарырга сәләтле. Чөнки ята-ята, черү процессында, җылы бүленеп чыгу сәбәпле, аларның үзеннән-үзе кабынып китүе ихтимал.

- Шуңа да автосервисларда, ремонт мастерскойларында, нефть сәнәгате предприятиеләрендә (шәхси гаражларда да) андый иске-москы майлы чүпрәкләрдән тизрәк арыну кирәк, - дип кисәтә 21 нче янгын сүндерү часте инженеры Гөлчирә Әбүзәрова.

Закон нигезендә, майлы чүпрәкләрне чүплеккә ташларга ярамый. Шулай ук ачык савытларда, кояш нуры төшеп торган җирләрдә тоту да тыела. Нефть сәнәгате оешмаларында куркынычсызлыкны саклау таләпләре нигезендә бензин, керосин, яисә мазут, машина мае һ.б. сеңгән чүпрәк-чапраклартыгыз итеп ябылган металл тартмаларда сакланырга, һәр смена саен махсус билгеләнгән тиешле урынга чыгарып куелган булырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: