Бөгелмә авазы

Иминлек дәресләре: Сулыкларда сак бул!

Җәй һәркем өчен көтеп алган, тансык вакыт. Шәһәрдә яшәүчеләр дә, авыл кешеләре дә, көннәр җылынуга, салкын суга чумып, коенып чыгу ләззәтеннән баш тарта алмыйдыр. Әмма, ишетеп торабыз, андый рәхәтлекләр кайвакытта фаҗигагә әверелә... Быел Татарстанда андый очраклар бигрәк тә арткан, сезон башыннан алып, суга батып үлүчеләр саны берничә дистәдән артып киткән...

 

Җәй һәркем өчен көтеп алган, тансык вакыт. Шәһәрдә яшәүчеләр дә, авыл кешеләре дә, көннәр җылынуга, салкын суга чумып, коенып чыгу ләззәтеннән баш тарта алмыйдыр. Әмма, ишетеп торабыз, андый рәхәтлекләр кайвакытта фаҗигагә әверелә... Быел Татарстанда андый очраклар бигрәк тә арткан, сезон башыннан алып, суга батып үлүчеләр саны берничә дистәдән артып киткән инде. Моңа юл куймау өчен ни эшләргә соң? Җәйнең әле алда да кызу көннәре күп булачагын күздә тотып, 21 нче янгын сүндерү часте инспекторы Резеда ЕРМАКОВА киңәшләре бик урынлы булыр дип уйлыйбыз.

Суда бәхетсезлек очракларының килеп чыгуына төп сәбәп - кешеләрнең хәвефсезлек культурасына ия булмавы һәм табигый сулыкларда коенуның гади генә кагыйдәләрен белмәве. Шуңа кешеләрнең махсус җиһазландырылмаган урыннарда һәм еш кына исерек хәлдә коенуын да өстәсәк...

Яхшы йөзә белү су буенда имин ял итүнең төп гарантияләреннән берсе санала. Әмма бик яхшы йөзә белгән кеше дә суда үз-үзен тоту кагыйдәләренә буйсынырга, тәртипле булырга, саклык күрсәтергә тиеш.

Иң яхшысы - пляж, бассейн, махсус билгеләнгән урыннарда коену. Ә суга кергәнгә кадәр, медицина күзлегеннән карап, үз сәламәтлегеңне бәяләргә, коену урыннарында билгеләнгән кагыйдәләр белән танышырга кирәк.

Походларга чыгучылар төбе тигез комлы, я вак ташлы булган, чиста сулы җирне сайласын иде. Ул урымда агым көчле булырга, тирәнлеге 2 метрдан артырга тиеш түгел.

Су температурасы 17 - 19, ә һаваныкы 20 - 25 градус булганда, коена башларга ярый. Башта тәнегезне чылатыгыз, аннары гына кереп, 10 - 15 минут йөзеп чыгыгыз. Ә менә исерткеч эчемлек "капкан" кешеләргә суга бөтенләй кермәсәләр яхшы булыр иде. Чөнки алкоголь, нинди генә микъдарда булса да, баш миенең нормаль эшчәнлеген боза, ә димәк суга кергәч оргнаизмның "ни әйтәчәген" алдан һич белеп булмый.

Тән суынып китсә, мускулларны көзән җыеру ихтимал. Бу вакытта көзән җыергын җиргә берәр очлы әйбер (булавка, чыра, очлы таш һ.б.) кадап алу бик нәтиҗәле була.

Су буенда ял иткәндә балаларга аеруча игътибарлы булу сорала. Аларны бер генә мизгелгә дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый.

Су буенда ял итәргә ниятләгән кешеләрнең зыян күрүчегә, суга батучыга беренче ярдәм күрсәтә белүе дә бик мөһим. Кемдер су төбенә китеп, анда 6 минуттан артык ятмаган икән, ул кешегә әле тиешле ярдәм күрсәтеп, тормышка кайтарырга мөмкин. Ә иң яхшысы, гади генә кагыйдәләрне үтәп, үзеңне ипле генә тотып, игътибарлы булып, хәвеф-хәтәрсез, рәхәтләнеп ял итеп кайту.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: