Бөгелмә авазы

Имамнар җыены

Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге үзәк мәчетендә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәгендә, шул исәптән Бөгелмә районында һәм шәһәрендә эшләүче имам-мөхтәсиб һәм имам-хатыйбларның җыены булып узды. Анда Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан шәһәре Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнаштылар. Җыенны ачып, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе...

Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге үзәк мәчетендә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәгендә, шул исәптән Бөгелмә районында һәм шәһәрендә эшләүче имам-мөхтәсиб һәм имам-хатыйбларның җыены булып узды. Анда Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан шәһәре Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнаштылар.

Җыенны ачып, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мондый очрашуларның, мөфти белән турыдан-туры аралашу, фикер алышу, эш тәҗрибәсе уртаклашу өчен бик тә файдалы булуын әйтеп узды. Аннары ТР Диния Нәзәратенең структур бүлекчәләр вәкилләре үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды.

Мөфти Камил хәзрәт исә үзенә кадәр булган чыгышларга мөнәсәбәтен белдерде, татарстандагы мөселман өммәте хакына башкарылган эшләре, уртак тырышлыклары өчен җыелган җәмәгатькә рәхмәт әйтте. Аннары ул хаҗ, хәләл һәм зәкәт түләүгә кагылышлы кайбер дини мәсьәләләргә ачыклык кертте,армиядә хезмәт итүгә, намаз уку тәртибе, "Фатиха" сүрәсен укыганнан соң "амин" сүзен әйтү тәртибе турындагы һәм башка актуаль сорауларга җавап бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: