Бөгелмә авазы

Имамнар киңәште

7 март көнне шәһәребезнең үзәк мәчетендә ислам дине әһелләре җыелышы узды. Киңәшмә эшенә Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте рәисе урынбасары, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелек итте. Җыелышта шулай ук хокук саклау, янгын куркынычсызлыгы, миграция, федераль иминлек хезмәтләре вәкилләре, имамнар катнашты. Киңәшмә эшендә зур игътибар халык иминлеге мәсьәләләренә...

7 март көнне шәһәребезнең үзәк мәчетендә ислам дине әһелләре җыелышы узды.

Киңәшмә эшенә Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте рәисе урынбасары, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелек итте. Җыелышта шулай ук хокук саклау, янгын куркынычсызлыгы, миграция, федераль иминлек хезмәтләре вәкилләре, имамнар катнашты.

Киңәшмә эшендә зур игътибар халык иминлеге мәсьәләләренә бирелде. Имамнар үз мәхәлләләрендәге вәзгыять турында хисап тотты, булган проблемаларны алар уртага салып тикшерделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: