Бөгелмә авазы

Илзидә Госманова үзен ничек формада тота?

"Айдарым" дип җырлаучы Илзидә Госманованың репертуарында шаян җырлар шактый. "Шаяным-хәйләкәрем", "Биик әле" һ.б. Ә хәзерге вакытта ул "Җүләр син" җырын яздыру өстендә эшли. Мондый җырлар башкару - бүгенге көндә халык ихтыяҗы, чөнки моңсулык көнкүрештә дә җитәрлек. Ә шулай да Илзидә Госманованың күңеле күбрәк халык җырларына тартыла икән.

- Илзидә, инде бу турыда күп сөйләнелсә дә, "Айдарым" җырын башкару идеясе каян килеп чыкты? Беләбез, гаиләңдә Айдарларың юк, тормыш иптәшең Әхтәм исемле.


- Мин моны рус эстрадасына ияреп барлыкка килде дияр идем. Аларда бит Николай һәм башкалар турында җырлар күп. Минем дә эстрадада шундый шаян рухта җыр башкарасым килде. Бу теләгемне Айдар Тимербаевка җиткергәч, Айдар Минһаҗев белән икесе "Айдарым" җырын иҗат иттеләр.


- Ирең "Айдарым" дип җырлавыңнан көнләшмиме?


- Юк, без бит аның белән җырларны бергә сайлыйбыз. Ул безнең төркемне йөртә, продюсерлык эшләре белән дә шөгыльләнә. Бу җырны җырлый башлаганнан соң, күпләр рәхмәт әйтеп яза башлады. Җырның үзләренә туры килүләрен әйтәләр. Кемнеңдер сөйгән яры, тормыш иптәше Айдар исемле.


- "Күз карашың" җырыңның клибын үзең эшли торган мәктәптә төшергән идең. Әле дә шунда эшлисеңме?


- Әйе, шул мәктәптә китапханәдә эшлим. Моңа кадәр төрле өлкәдә эшләп карадым. Мин үземне сынап карарга яратам. Башта татар теле укытучысы булып эшләдем, аннары газетада корректор, тәрҗемәсе булдым. Хәзер төп эшемнән тыш, ялларда мәҗлесләр үткәрәм, концертлар куям. Хәйрия концертларында теләп катнашам.


- Илзидә, инде буй җиткән ике балаң бар, ә син һаман сылу булып каласың ...


- Үземне һәрвакыт формада тотарга тырышам. Өйдә тренажер да бар. Әз генә авырлык җыя башласам, 3 көн ашамыйм һәм шундук ябыгам.

 


Эльвира ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: