Бөгелмә авазы

Илсур Һадиуллин ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнде

( "Татар-информ"). Илсур Һадиуллин, Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ"га үз чыганагы хәбәр итте. Илсур Һадиуллин 1964 елның 18 октябрендә туа. 1989 елны Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Биология һәм химия укытучысы белшечлеген ала. Педагогия фәннәре кандидаты, доцент. 1993...

( "Татар-информ"). Илсур Һадиуллин, Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ"га үз чыганагы хәбәр итте.

Илсур Һадиуллин 1964 елның 18 октябрендә туа.

1989 елны Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Биология һәм химия укытучысы белшечлеген ала. Педагогия фәннәре кандидаты, доцент.

1993 -1994 - Казанның № 71 мәктәп директоры;

1994 - 1997 - Казанның № 155 гимназия директоры;

1997 - 2002 - ТР Мәгариф Министры беренче урынбасары;

2002 - 2004 - Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары;

2004 - 2007 - ТР мәгарифне үстерү Институты ректоры;

12.02.2007 - хәзерге вакытка кадәр - Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсе рәисе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: