Илназ Гариповның машинасына һөҗүм иткәннәр!
Яңа ел алдыннан һәм шушы атнада Казанда җырчы Илназ Гариповның машинасына билгесез затлар һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә Lexus RX330 машинасының тәрәзәләре һәм фаралары ватылган. Илназның үзе белән сөйләшеп булмады, кызганыч. Шуңа күрә җырчының продюсеры Илфак Шиһапов белән эләмтәгә кердек.
- Илназ белән 4-5 ай тирәсе бергә эшлибез. Зур концерт тамашасы башлангач кына шушы күңелсезлекләр килеп чыкты. Беренче тапкыр - машинаның тәрәзәләрен, икенчесендә фараларын ватканнар. Тагын берсендә кырып киткәннәр. Боларның барысы да сишәмбе көнендә булды. Һөҗүм итүнең бер очрагында да машина Илназ яши торган йорт ишегалдында тормады. Кемгәдер комачаулый торган урынга куелмады. Бер чокырга 3 бомба төшми, диләр, шуңа күрә бу хәл бик сәер тоела миңа. Илназ, яшь кеше буларак, артык борчылмаса да, шәхсән үзем кайгырып торам, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Илфак Шиһапов.
Аның сүзләренчә, машинадан регистратор куелган радар-детекторны урлаганнар. Әллә ни әйбере юкка чыкмаса да, машина кыйбатлы һәм аны ремонтлау арзан түгел. Әйтик, бер фараны алмаштыру 35 мең сумга төшкән. Һөҗүм итүчеләрнең максаты әлегә билгесез. Илназның, Илфак Шиһапов әйтүенчә, дошманнары юк, беркем белән дә сүзгә килмәгән. Аннан соң һәммә кеше белә, Илназ - бик йомшак күңелле, һәркемгә ачык йөзле. Шулай да бу хәлләрне кылган затлар ачыкланыр һәм тиешле җәзасын алыр, дип ышанасы килә. Илназ Гариповка исә мондый хәлләр башка кабатланмасын, сакланып йөрсен дигән теләктә калабыз.
Эльвира ШАКИРОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 апрель 2021 - 18:03Башкортстанда матурлык бәйгесе хатын-кызларның милли йөзен саклап калуга багышланды «Авыргазы гүзәле-2021» — матурлык, яшьлек һәм сәләт бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды.2400
-
14 апрель 2021 - 16:03Бөгелмә студентлары Татарстан Студентлар отрядлары командалы составларының белем бирү сессиясенә барачак 15 апрельдә «Идел» яшьләр үзәгенең конференц-залында тантаналы рәвештә ачылу булачак.4300
-
14 апрель 2021 - 14:02Бөгелмәдә нәниләр халык уеннары уйнадылар "Тамчыкай" балалар бакчасы балаларына "Халык уеннары фестивале» үткәрелде.5500
-
14 апрель 2021 - 10:07Бар астында эшләгән Бөгелмә кибетенә 50 мең сум штраф салынды Тикшерүдән соң бизнесменнар эшне гадиләштерергә һәм барны кибеткә үзгәртеп корырга карар кылган.6000
-
14 апрель 2021 - 08:36«Казанские ведомости» ны метрода бушлай тараталар А4 форматындагы Газета казан тормышы турындагы сигез яңалыктан, күзәтүләрдән һәм мәкаләләрдән тора.4200
-
13 апрель 2021 - 09:07Современная поэзия / Стихи про любовь / Укый Лилия Шагалеева / Шигырьләр 0+
-
12 март 2021 - 10:34Бөгелмә районында ферма каравылчысы сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән
-
9 март 2021 - 08:27Бөгелмә муниципаль районы башлыгы хатын-кызларны 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады
-
14 апрель 2021 - 12:02Космонавтика көнендә бөгелмәлеләргә Россия Федерациясе гражданнары паспортлары тапшырылдыШәһәрдә туып-үскән космонавт Сергей Рыжиковның ХКС бортыннан мөрәҗәгате дә катнашучылар өчен күңелле сюрприз булды.8600
-
12 апрель 2021 - 10:06Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда картиналар күргәзмәсе эшли (ФОТОРЕПОРТАЖ) Экспозициядә космонавт, Россия Герое, Бөгелмә егете Сергей Рыжиков портретлары тәкъдим ителгән.32700
-
13 апрель 2021 - 12:02Татар мәдәнияты үзәгендә Бөгелмә һәм район мәктәпләренең театр коллективлары конкурсы узды Быел "Театр калейдоскобы" нда сигез коллектив ярышты.20300
-
12 апрель 2021 - 18:03Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда делегатлар шул карарга килде.13300
-
12 апрель 2021 - 14:03Бөгелмәдә "Тизрәк, югарырак, акыллырак" дигән спорт-уен программасы уздырылды» Креатив спорт биремнәре яшь тиктокерларның иҗади чыгышлары белән алмашынды.13100
-
13 апрель 2021 - 18:02Казанда тугызынчы каттан Mercedes машинасына балкон рамасы килеп төшә Машинаның алгы тәрәзәсенә һәм капотына зыян килә.10800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика