Бөгелмә авазы

Илебез белән кем күпме идарә иткән?

СССР, аннары Россия дәүләте белән кем күпме идарә иткән соң? Бүген без сезнең белән, хөрмәтле газета укучыларыбыз, шул турыда сүз алып барырбыз. …Моннан 50 ел элек - 1966 ел башында КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Леонид Ильич Брежнев КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре итеп сайланган. Җисеме бер үк булса да...

СССР, аннары Россия дәүләте белән кем күпме идарә иткән соң? Бүген без сезнең белән, хөрмәтле газета укучыларыбыз, шул турыда сүз алып барырбыз.

…Моннан 50 ел элек - 1966 ел башында КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Леонид Ильич Брежнев КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре итеп сайланган. Җисеме бер үк булса да Леонид Ильичның Сталин кебек "иң-иң" буласы килгәндер инде.

Ә хәзер, тарихка мөрәҗәгать итеп, узган гасыр башына әйләнеп барып килик әле. РКП (б) - ВКП (б) - КПСС Үзәк Комитетының Генераль секретаре вазифасы 1922 елның апрелендә булдырыла һәм Владимир Ильич Ленинның вафатыннан соң иң мөһим дәүләт вазифасы саналган. Иосиф Виссарионович Сталин 31 ел дәвамында - 1953 елның 5 мартына кадәр ике постта була - КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре һәм СССР Министрлар Советы рәисе.

Хакимлекне Георгий Маленков кулыннан алган Никита Хрущев та 1958 елдан алып, отставкага киткәнче шушы ике мөһим постны били.

1964 елдан башлап, СССРда Министрлар Советы рәисе вазифасы мөһимлеге ягыннан дәрәҗәсе бераз төшеп, икенче урында кала. Конституция нигезендә, юридик яктан караганда, ил җитәкчесе булып СССР Верховный Советы Президиумы (соңрак СССР Верховный Советы) рәисе итеп сайланган зат саналган. Мәсәлән, 1988 елдан башлап, әлеге вазифаны Михаил Сергеевич Горбачев башкарган - партия лидеры һәм ил башлыгы. 1990 елның мартыннан - КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре һәм СССР Президенты. Нәкъ шул вакыттан СССР Конституциясенең 6 нчы маддәсе гамәлдән чыгарыла һәм, нәтиҗәдә, КПСС хакимлеккә монополиядән читләштерелә, әмма моңа карамастан, Мәскәүдәге 1991 елның 19 - 21 августы вакыйгаларына кадәр власть партиясе булып калды.

Ә хәзер шәхесләргә күчәбез.

Владимир Ильич Ленин. 4,5 ел. 1917 елның 8 ноябреннән алып, 1924 елның 21 гыйнварына кадәр - РСФСР и СССР Халык Комиссарлары Советы рәисе.

Иосиф Виссарионович Сталин. 31 ел. 1924 елның 21 гыйнварыннан 1953 елның 5 мартына кадәр - Россия Коммунистлар (большевиклар) партиясе Генераль секретаре (1925 елдан - Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) партиясе, 1952 елдан - Советлар Союзы Коммунистлар партиясе); 1922 елның 3 апреленнән 1953 елның 5 мартына кадәр - СССР Министрлар Советы рәисе.

Георгий Максимилианович Маленков. 8 ай. 1953 елның 5 мартыннан 1953 елның сентябренә кадәр - СССР Министрлар Советы Рәисе.

Никита Сергеевич Хрущев. 11 ел. 1953 елның 7 сентябреннән 1964 елның 14 октябренә кадәр - Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты беренче секретаре, 1958 елның 27 мартыннан 1964 елның 15 октябренә кадәр - СССР Министрлар Советы Рәисе.

Леонид Ильич Брежнев. 18 ел. 1964 елның 14 октябреннән 1966 елның 8 апреленә кадәр - Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты беренче секретаре; 1966 елның 8 апреленнән 1982 елның 10 ноябренә кадәр - Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Генераль секретаре.

Юрий Владимирович Андропов. 1,5 ел. 1982 елның 12 ноябреннән 1984 елның 9 февраленә кадәр - Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Генераль секретаре.

Константин Устинович Черненко. 1 ел. 1984 елның 13 февраленнән 1985 елның 10 мартына кадәр - Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Генераль секретаре.

Михаил Сергеевич Горбачев. 6,5 ел. 1985 елның 11 мартыннан 1991елның 24 августына кадәр - Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Генераль секретаре; 1990 елның 15 мартыннан 1991 елның 25 декабренә кадәр - СССРның беренче һәм соңгы Президенты.

Борис Николаевич Ельцин. 8,5 ел. Россиянең беренче Президенты ил белән 1991 елның 10 июленнән 1999елның 31 декабренә кадәр идарә итә.

Владимир Владимирович Путин. Президентлыкның беренче срогында 8 ел. 2000 елның 7 маеннан 2008 елның 7 маена кадәр.

Дмитрий Анатольевич Медведев. 4 ел. 2008 елның 7 маеннан 2012 елның 7 маена кадәр.

Владимир Владимирович Путин. 2012 елның 7 маеннан алып, гамәлдәге Президентыбыз.

Искәрмә. 2008 елда Президент постында булу 4 елдан 6 елга кадәр озайтылды. Димәк, Президент сайлаулары 2018 елда көтелә.

Төрле чыганаклардан

Әлфия Мостафина әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: