Бөгелмә авазы

Илдар ТАХИЯТУЛЛИН, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы

"Хөрмәтле "Бөгелмә авазы" хезмәткәрләре! Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге коллективы исеменнән һәм шәхсән үзем киң гавәмгә мәгълүм газетаның 25 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең тугры укучыларыгыз бар.

Сез җәмәгатьчелек фикеренә йогынты ясыйсыз, яктыртасыз, төрледән-төрле темаларга уйланырга мәҗбүр итәсез. Шул рәвешле, җәмгыятькә иҗтимагый тормыш чирләреннән арынырга, социаль кимчелекләргә каршы көрәштә җиңәргә, икътисади проблемаларны хәл итәргә булышасыз. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади уңышлар, иминлек һәм күп-күп хәерле еллар телим! Өегездә иминлекта- тулык хакимлек итсен, тормышыгызның бизәге булып торучы, йөрәкләрегезне җылытучы, күңелләрегезгә шатлык өстәүче иң якыннарыгызның кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеп яшәгез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: